Апастово-информ

Апас районы

Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда Болгар ислам академиясе һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборы булачак

4 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында"гы Указны имзалады. Апаслылар республика Президентының яңа Указына бәйле үз фикерләрен уртаклаштылар. Апас Җәмигъ мәчетенең имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт: - Районда 53 мәчет, 4 гыйбадәтханә бар. Халкым дус-тату яши, изге гамәлләре белән үрнәк булып...

4 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында"гы Указны имзалады. Апаслылар республика Президентының яңа Указына бәйле үз фикерләрен уртаклаштылар.

Апас Җәмигъ мәчетенең имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт:

- Районда 53 мәчет, 4 гыйбадәтханә бар. Халкым дус-тату яши, изге гамәлләре белән үрнәк булып торалар. Татар, урыс, чуваш бер-берсенең диннәрен хөрмәт итеп, аралашып яшиләр. Мәчет яки гыйбадәтханә ачылу тантаналарында да төрле милләт вәкилләре бик теләп катнашалар. Татарстан Республикасы Президенты указы - республикабызда күршеләрчә дустанә мөнәсәбәтләрнең ныклыгына дәлил. Татарстаныбызда Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборы булу барыбыз өчен дә горурлык. Әлбәттә, мондый гамәлләрне башкарып чыгуда һәркайсыбыз үз өлешен кертергә тиеш.

Юрий Листратов, Табар Черкене авылы:

- Без бер авылда берничә милләт кешесе яшибез. Мин үзем чуваш милләтеннән булсам да, татарчаны яхшы беләм, чөнки кечкенәдән татар, рус балалары белән аралашып үстем. Ул дуслык һаман дәвам итә, бер-беребезгә кунакка йөрешәбез, хәл-әхвәл белешәбез. Шулай ук төрлебез-төрле диндә булсак та, бер-беребезгә хөрмәт белән карыйбыз. Дини бәйрәмнәребезне бергәләшеп үткәрәбез. Президентыбызның бу зирәк карары аңа хөрмәтемне тагын да арттырды.

Айрат Гыйльметдинов, Илдар Илалов, шәкертләр:

- Без берничә ел элек дин сабаклары ала башладык. Татарстанда Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборы торгызу турындагы яңалык белән бик кызыксынып таныштык. Без төзелеш эшләре белән яхшы таныш, бу сабаплы эштә үз өлешебезне дә кертә алырбыз дип уйлыйбыз.

Рәфәзә Байбәкова, Апас:

- Мин бирегә җылы яклардан күченеп кайттым. Биредә урнашуыма сөенеп туя алмыйм, Татарстан белән чиксез горурланам. Һәр кешегә тигез караш биредә. Дин тотучылар да, нинди генә милләттән булсалар да, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Татарстанда Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборы төзелү турындагы хәбәрне ишеткәч тә, ерактагы туганнарым белән хәбәрләшеп шатлыгымны уртаклаштым. Ходай бу изге эшне башлаучыларга җүн бирсен.

Анастасия Хәлиуллина, Шонгаты авылы:

- Мин руслар һәм татарлар белән аралашып яшим. Диннәрне дә, барлык гореф-гадәтләрне дә хөрмәт итәм. Мин Казанда Кол Шәриф мәчетендә дә, Благовещение соборында да булганым бар. Бу минем әтиемә дә, әниемә дә, гомумән, халкыма хөрмәтем. Ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана соборы төзелүне дә түземсезлек белән көтәм. Конфессияләребезнең янәшә атлап баруы белән горурланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев