Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда буран көтелә

    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүгенгә фаразлары белән уртаклашты. Идарә мәгълүматларына караганда, бүген - 3 февральдә, иртән һәм көндез көньяктан, көньяк-көнбатыштан көчле җил исә, җиңелчә буран көтелә һәм юеш кар явачак. Республикада уртача һава температурасы көндез 2 градуска кадәр җылы булачак. Казанда исә 1 градус җылы. 4 февральгә...

    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүгенгә фаразлары белән уртаклашты.

    Идарә мәгълүматларына караганда, бүген - 3 февральдә, иртән һәм көндез көньяктан, көньяк-көнбатыштан көчле җил исә, җиңелчә буран көтелә һәм юеш кар явачак.

    Республикада уртача һава температурасы көндез 2 градуска кадәр җылы булачак. Казанда исә 1 градус җылы.

    4 февральгә каршы төндә күпчелек районнарда кар, юеш кар ява, аерым районнарда - буран. Һава температурасы 0-5 градус салкын булачак дип фаразлый синоптиклар. Сак булыгыз, юлларда бозлавык.

    Чыганак: intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: