Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда гарасат нәтиҗәләре

    Бүген, синоптиклар фаразлавынча, көндез Татарстанда урыны белән аязучан болытлы һава торышы һәм көчле яңгыр явуы көтелә иде. Көн җылы булуга карамастан, Казанда көчле җил һәм кыска вакытлы яңгыр явып үтте. Татарстанның кайбер районнарында көчле яшенле яңгыр белән боз да яуган. Кайбычта яшәүче укучыларыбыз хәбәр итүенчә, кинәт кенә башланган көчле җил...

    Бүген, синоптиклар фаразлавынча, көндез Татарстанда урыны белән аязучан болытлы һава торышы һәм көчле яңгыр явуы көтелә иде. Көн җылы булуга карамастан, Казанда көчле җил һәм кыска вакытлы яңгыр явып үтте.


    Татарстанның кайбер районнарында көчле яшенле яңгыр белән боз да яуган. Кайбычта яшәүче укучыларыбыз хәбәр итүенчә, кинәт кенә башланган көчле җил бозлы янгыр белән алышынган. Кыска вакыт эчендә урамнар, яшелләнеп өлгергән бакчалар, ишегаллары вак боз белән капланган. Бәхеткә, яңгыр хәвеф-хәтәрләрсез генә үтеп киткән, зыян күрүчеләр юк.

    Ә менә Лаеш районында көчле яңгыр хәвеф-хәтәрсез үтми: яшен сугып бер йортка ут каба. Бәхеткә, янгын сүндерүчеләр 10 минут эчендә килеп җитә һәм тиз арада утны сүндерәләр. Яңа төзелеп килә торган йортның түбәсе генә зарар күрә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: