Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда гөмбәче адашкан

    Коткару хезмәтенә бу хакта кичә 18:25 сәгатьтә хәбәр ителә. Шунда ук 1958 елгы гөмбәчене эзләү операциясе башлана. Мамадыш районы Түбән Яке авылында яшәүче ике ир-ат урманга гөмбәгә китә. Аларның берсе машинадан ерак китми генә гөмбә җыйса, ир-атларның икенчесе урман эченәрәк керә. Әмма чыгу юлын таба алмый. Сәгать кичке 4ләр тирәсендә...

    Коткару хезмәтенә бу хакта кичә 18:25 сәгатьтә хәбәр ителә. Шунда ук 1958 елгы гөмбәчене эзләү операциясе башлана.

    Мамадыш районы Түбән Яке авылында яшәүче ике ир-ат урманга гөмбәгә китә. Аларның берсе машинадан ерак китми генә гөмбә җыйса, ир-атларның икенчесе урман эченәрәк керә. Әмма чыгу юлын таба алмый. Сәгать кичке 4ләр тирәсендә адашкан ир-ат дустына шалтырата, адашуын җиткерә. Башта дусты аны үзе генә эзләп карый. Машинасына утырып якын-тирәләрне әйләнә. Әмма эзләү нәтиҗә бирми. Машинасында бензин бетә башлагач ир-ат коткару хезмәтенә шалтырата.

    Гөмбәчене эзләү операциясе 18:54 сәгатьтә башлана. Адашкан ир-ат белән элемтәнең тотрыксыз булуы да эшне берникадәр катлауландыра. Коткаручылар автомобильләрдә урман һәм кыр юлларын тикшергән. Алар урман буенча 50 чакрым һәм кырлар буенча 10 чакрым юл үткән. Кичке сәгать 9да гөмбәчене Мамадыш районы Омар авылыннан 4 чакрым ераклыкта табылган. Аның 10 чакрымнан да күбрәк ара китүе ачыкланган. Нык арган булса да, медицина ярдәменнән баш тарткан.

    Чыганак: intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: