Әлеге төркем ялган чәч югычны илнең 6 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да сатканнар. Татарстаннан тыш тентү Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Тула, Тверь һәм саратов өлкәләрендә дә үткәрелгән - танылган исем астында чыгарылган ялган чәч югычлар, аларны җитештерү өчен кирәк-ярак, телефон, банк карталары һәм башка әйберләр тартып алынган. Әлеге кешеләр товарны интернет аша саткан.
Товар билгесен канунсыз куллану буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: intertat.ru