Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тавыш бирде

    Ул Боровое Матюшино поселогында урнашкан сайлау участогында булды.

    (1нче июль, “Апастово-информ”). 


    Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. 
    “Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Лаеш районының Боровое Матюшино сайлау участогында тавыш бирде”, - диелә хәбәрдә. 
    Бүген Россиядә Конституциягә кертелүче төзәтмәләрне хуплау буенча тавыш бирүнең төп этабы. Татарстанда 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссияләре эшли. Республикада барлыгы 2,9 миллион кешенең тавыш бирү хокукы бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: