Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Түбән Кама районында балалар бакчасында бала өстенә агач ауган

    Бу хәл Түбән Кама районы Большое Афанасово авылы балалар бакчасында баланы алырга килгән әтисе күз алдында була. Баласының өстенә агач ауганын әти кеше койма артында күреп кала. Агач ауган вакытта балалар бакчасы ишегалдында ике бала - кыз белән малай уйнап йөргән була. Ни сәбәпледер, нәкъ менә уйнап йөргән балалар өстенә...

    Бу хәл Түбән Кама районы Большое Афанасово авылы балалар бакчасында баланы алырга килгән әтисе күз алдында була. Баласының өстенә агач ауганын әти кеше койма артында күреп кала.

    Агач ауган вакытта балалар бакчасы ишегалдында ике бала - кыз белән малай уйнап йөргән була.

    Ни сәбәпледер, нәкъ менә уйнап йөргән балалар өстенә корыган агач ауган. Бу вакытта агач астында 6 яшьлек 2 бала - кыз һәм ир малай кала. Аларны ашыгыч ярдәм хастаханәгә алып килә. Бәхеткә, кыз балага зыян килми, ә ир малайны исә табиблар бер-ике атна хастаханәдә ятачак, дип белдергәннәр. Баланы хастаханәдән чыккач та, аның сәләмәтлеген педиатр, невролог күзәтәчәк.. Бу эш буенча тикшерү бара, - дип яза ntrtv.ruга.

    Чыганак:http://ntrtv.ru/index.php?newsid=27466

    Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir?

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: