Бабай кичке якта гаражга барып, аннан ит алып кайтырга тиеш була. Юлда танышының 22 яшьлек кызын очрата, тегесе ярдәм итәргә теләк белдерә. Болар таксига утыралар да гаражга китәләр. Гаражда эчәләр, аннан соң кыз пенсионерның башына кәтмән сабы белән тондыра һәм акча сорый. Бабай 2 мең акча бирә.
Кызны полиция хезмәткәрләре тоткарлый, акчаның бер өлешен ул спиртлы эчемлекләргә туздырган була инде. Аңа карата җинаять эше кузгатылган, дип яза "Заман сулышы".
Чыганак: intertat.ru