Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Түбән Камада машинада дүрт кеше мәете табылган (ФОТО)

    Түбән Кама районының Поповка авылы кешеләре кичә бер табылдыкка тап булган. Авылларыннан ерак түгел "УАЗ-Патриот" машинасында дүрт кеше мәетен тапканнар. Үлүчеләрнең берсе - 28 яшьлек автомобиль хуҗасы, өчесе аңа килгән кунаклар булган. Һәлак булучылар арасында 16-17 яшьлек ике студент кыз да бар. Фаразларга караганда, дүрт кеше машина төтененә тончыгып үлгән....

    Түбән Кама районының Поповка авылы кешеләре кичә бер табылдыкка тап булган. Авылларыннан ерак түгел "УАЗ-Патриот" машинасында дүрт кеше мәетен тапканнар. Үлүчеләрнең берсе - 28 яшьлек автомобиль хуҗасы, өчесе аңа килгән кунаклар булган. Һәлак булучылар арасында 16-17 яшьлек ике студент кыз да бар. Фаразларга караганда, дүрт кеше машина төтененә тончыгып үлгән. Бу бәла-каза автомобиль эченә кергән төтен двигатель суда булу сәбәпле килеп чыккан, - дип яза intertat.ru.

    - Парлар балыкка, дип, килгән җиреннән, машиналары баткан булырга мөмкин. Бу хәл төнлә килеп чыккан. Салкын булу сәбәпле, алар машинада кунарга булган. Иртән иртүк авылга ярдәм сорап барырга ниятләгәннәр. Тик трагедия килеп чыккан, - дип белдергәннәр Түбән Каманың Эчке эшләр бүлеге идарәсендә.

    Чыганак:http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49885-tүbәn-kamada-dүrt-keshe-mashinada-tonchyigyip-үlgәn.html

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: