Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Тәүгелде авылында гомер итүче Фәүзия әби Сәгъдиева 90 яшьлек күркәм юбилеен каршылады

    Фәүзия әбине күркәм гомер бәйрәме, туган көне белән котларга Апас район башлыгының урынбасары Марат Нуриев һәм Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев килгәннәр иде. Алар юбилярга Рәсәй президентының Котлау Хатын һәм район башлыгы бүләге белән чәчәк бәйләмен тапшырды. Фәүзия әби зур тормыш сынауларын узган. Яшүсмер чагында сугыш башланып китеп эшкә...

    Фәүзия әбине күркәм гомер бәйрәме, туган көне белән котларга Апас район башлыгының урынбасары Марат Нуриев һәм Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев килгәннәр иде. Алар юбилярга Рәсәй президентының Котлау Хатын һәм район башлыгы бүләге белән чәчәк бәйләмен тапшырды.

    Фәүзия әби зур тормыш сынауларын узган. Яшүсмер чагында сугыш башланып китеп эшкә бар көче белән җигелгән. Урман кисүләрне, торф чыгаруларны ул әле дә хәтерендә тота. Бөек Ватан сугышы тәмамлангачтын ул барлык көчен күмәк хуҗалыкка җибәрә. Анда да ул бер дә сынатмый, һәрвакыт алдынгы үрләр яулый. "Үгезләр үстергәндә һәр көн саен диярлек бер килограмм привес ала иде" - дип искә ала аның килене Рушания апа. Ул бер өзлексез 80 яшенә кадәр хезмәт иткән. Бер вакыт та эштән курыкмаган, әле киресенчә, күңелен биреп эшләгән һәм башкаларны да шунарга өндәгән. Шуңа да инде ул сугыш һәм хезмәт ветераны.

    Менә инде 37 ел Фәүзия әби үзенең малае Тәлгать һәм килене Рушания янәшәсендә яши. Аларга һәрвакыт үзенең киңәшләре белән булышып тора.

    Фәүзия әбине котларга төпчек кызы Люзия һәм оныклары да кайтканнар иде, алар да үзләренең тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

    90 яшькә җитүнең сере нидә соң дигәч ул: "Аллаһы Тәгаләнең һәр биргән көненә шөкер итеп яшәүдә" - дип әйтте.

    Айрат Әминов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: