Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәүгелдедә яшәүче 95 яшен тутырган Һаҗәр апа Низамова: исемемне уйганнар һәйкәлгә

-Күрде инде безнең буын, сугыш еллары бик үзәккә үтте лә... Әтиләр-абыйларны сугышка озаткач, бар колхоз эше безнең җилкәдә калды. Тәтеш районының Монастырьское авылында укып кайткач, тимер көпчәкле тракторда егерме ел җир дә сөрдем мин, нанымнар, комбайнда икмәк тә суктырдым. Әнә, Апаста безнең чор хатын-кыз тракторчыларны хөрмәтләп бик матур һәйкәл ясап...

-Күрде инде безнең буын, сугыш еллары бик үзәккә үтте лә... Әтиләр-абыйларны сугышка озаткач, бар колхоз эше безнең җилкәдә калды. Тәтеш районының Монастырьское авылында укып кайткач, тимер көпчәкле тракторда егерме ел җир дә сөрдем мин, нанымнар, комбайнда икмәк тә суктырдым. Әнә, Апаста безнең чор хатын-кыз тракторчыларны хөрмәтләп бик матур һәйкәл ясап куйганнар, анда минем фамилиям дә булырга тиеш, рәхмәт инде безнең чор чордашларны шулай зурлауларына. Бик иртә сыңар канатсыз калдым, 42 яшемнән ирем Кыяметдин мине ялгыз калдырып мәңгегә күзләрен йомды. 6 балабызны үстереп башлы-күзле итү тол хатынга бик җиңел түгел шул, түздем, кешеләргә дә, балаларыма да күз яшемне күрсәткәнем булмады, Аллага шөкер. Ике ир баламны бик иртә гүрләргә салуы да үтте башымнан,-дип бик озаклап сөйләде безгә Тәүгелденең 13 январьда төп-төгәл 95 яшен тутырган акъәбисе Һаҗәр апа Низамова. -Яңа еллар илгә-көнгә шатлыклар гына алып килсен...

Бүген ул көршедә генә яшәүче кызы Равия, килене Халидә, оныгы Илнур тәрбиясендә бар булганына шөкер итеп үз өендә бик матур яшәп ята. Туган көне белән котлап Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән бирелгән бүләкләргә һәм чәчәкләргә бик сөенде, ил җитәкчеләренә рәхмәтләрен догасы белән төгәлләп ирештерүебезне сорады. Күзләре дә бик күрә, зиһене, хәтере дә бик йәгерек әле үзенең. "Йолдыз" ны да яратып укый икән, инде 70 еллар район газетасын калдырганым юк дип, мактанып та алды әбиебез

-Мин үзем дә ирдән бик иртә калдым шул,-дип уфтанып куйды килене Халидә. -Ирем Мөнир исән иде әле ул чакта, техникум тәмалаган улыбыз Илнурны әни хәер-догасы белән армиягә озаттык. Шөкер, бәхетен читтән эзләмәде, авылда төп нигездә калып, тракторчы булып эшли. Безне шулай хөрмәтләп, кар-буран ерып көтмәгәндә килеп өебезгә шатлык һәм нур өстәгәнегез өчен барчагызга да зур рәхмәт, үзегезгә дә шундый олылау, тыныч-имин картлыклар насыйп итсен бер Ходай!

Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Олы Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев, агрофирманың Горбунов исемендәге берләшмәсе идарәчесе Кәфил Гыймрановның саваплы гамәлләрен бу өйдә әле бик озак онытмаслар, шәт. Юбилярның 4 баласы, кияүләре, 11 оныгы, 10 оныкчыгы өчен дә дә бу туган көн зур шатлык һәм горурлык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев