Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Әти кайтыр кебек тоела

    Менә алтынчы ел инде район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән Җиңү бәйрәме алдыннан гомерләре буе әтилеләргә кызыгып, Кимсенеп яшәгән сугыш чоры ятимнәрен, Бөек Ватан сугышы ветераннарын чакырып хөрмәтләү, алар өчен махсус Сабан туе үткәрү матур традициягә керде. Аны хәзер өлкәннәребез ел саен көтеп алалар. Быел да бу бәйрәм зурлап билгеләп...

    Менә алтынчы ел инде район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән Җиңү бәйрәме алдыннан гомерләре буе әтилеләргә кызыгып, Кимсенеп яшәгән сугыш чоры ятимнәрен, Бөек Ватан сугышы ветераннарын чакырып хөрмәтләү, алар өчен махсус Сабан туе үткәрү матур традициягә керде. Аны хәзер өлкәннәребез ел саен көтеп алалар. Быел да бу бәйрәм зурлап билгеләп үтелде.

    Бәйрәм район үзәгенең иң матур, истәлекле һәм тарихлы урыннарында сәяхәт белән башланып китте. Биредәге кичерешләрне, очрашу тәэсирен сүзләр белән генә аңлатып булмый. Орден-медальләр таккан бабайлар, чордашлар табыша, бер сынык икмәкне бүлешеп җан асраган апалар хатирәләрен яңарта, ятимнәр гыйбрәтле язмышларын искә ала.

    Өлкәннәрне быел да зурлап, хөрмәтләп, махсус автобуслар белән алып килделәр, район үзәгендә җылы сәламләп, чәкчәкләр белән каршы алдылар. Аннан өлкәннәр үзәктәге яңалыклар белән таныштылар. Ана һәйкәле, Сугыш чоры ятимнәре һәм тракторчы хатын-кызлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында туктап, истәлеккә фотоларга төштеләр. Данлыклы шәхесләребезгә куелган бюстлар яныннан да тыныч кына үтеп китә алмадылар. Аларның һәркайсы янында мәгълүмат биреп торучы китапханә хезмәткәрләре тора иде.

    Район үзәк китапханәсе каршында танылган шәхесләребезнең иҗатын чагылдырып хәзерләнгән чара да өлкәннәр күңеленә хуш килде.

    Батырлар Мемориал комплексындагы исемлектән һәркайсы әтисен эзләде. Аны күз яшьләре аша сәламләде, рухына атап дога кылды.

    Районда 27 Бөек Ватан сугышы ветераны, 2 Ленинград камалышы шаһиты, 890 сугыш чоры ятиме яши.

    Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры ятимнәре, башкала кунаклары район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендә Батырлар Мемориаль комплексындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар. Аннан барлык килүчеләр автобусларга утырып, Сабан туе мәйданына юл алдылар.

    Тамаша театральләшкән тамаша белән башланып китте. Сугыш чоры елларын чагылдырган бу чара күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп, йөрәкләргә үтеп керде. Беркем дә күз яшен яшермәде. Биредә әтиләрен көтү сагышы да, ятимлек ачысы да, ачлык-ялангачлык та, тылдагыларның Җиңүне якынайту өчен керткән өлешләре дә чагылыш тапты. Район мәдәният хезмәткәрләре һәм "Сәләт" балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче балалар бу теманы күңелгә үтәрлек итеп ачып бирә һәм күрсәтә белделәр. Биредә районыбыз үзешчәннәре белән берлектә якташыбыз Фердинанд Сәлахов һәм Илсур Сафин чыгышы да һәркемнең күңеленә хуш килде.

    Район башлыгы Рәшид Заһидуллин барлык райондашларны Бөек Җиңү көне белән тәбрикләп, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Башкала кунаклары чыгышлары да эчтәлекле иде. "Ак Барс" банк вәкиле Илфан Гобәйдуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын юллады.

    - Җиңү җиңел генә килмәде. Бүгенге матур тормышта биредә утыручыларның һәм яу кырында ятып калганнарның өлеше зур. Сезнең алда баш иябез. Сезнең белән горурланабыз. Без сезгә гомер буе рәхмәтле. Бүгенге хөрмәтләүләр яшь буын өчен дә үрнәк булып тора, - диде үз чыгышында район хәрби комиссары Илшат Паймурзин.

    Бәйрәмгә Советлар Союзы Герое Рем Абзаловның улы Руслан Абзалов та кайткан иде.

    - Әтинең туган ягында басып торуыма бик шатмын. Биредә әтине онытмыйлар. Район башлыгы мине үзе эзләп тапты. Мин аңа бик рәхмәтле, - ди ул.

    Мәйдан түрендә 50-55-60 еллык парлы гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үткән парларга да кадер-хөрмәт күрсәтелде. Аларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.

    - Шөкер, Ходай безгә парлы матур гомер насыйп иткән. 60 ел гомер бер мизгелдәй үтеп китте. Олыгайгач һәр җылы сүзгә күңел була. Менә бүген дә бик зурладылар. Яшьлегебез авыр чорга туры килде. Беребез тракторчы, икенчебез плугарь иде. Менә шунда таныштык, кавыштык. Өч бала тәрбияләп үстердек, - диләр Дәвештән Фәхрислам һәм Нурия Нәбиуллиннар.

    Заготзерно бистәсеннән Җәүдәт һәм Мәгъфирүз Хәбибуллиннарның да гаилә корып яши башлауларына 55 ел вакыт узган. Алар ил-көнгә лаек кыз һәм егетләр тәрбияләп үстергәннәр.

    - Тормышыбыздан, үзебезгә күрсәтелгән хөрмәттән без бик канәгать, балаларыбыз үзләренең уңышлары белән сөендереп торалар. Яшәгән саен яшисе килә, - диләр Хәбибуллиннар.

    Олы Бакырчы авылыннан 95 яшьлек Мәсбия әби Шәфигуллина бәйрәмнең иң кадерле кунагы булды. Юбиляр мәйдан түренә чакырылып бүләкләнде.

    - Ил патшаларының хөрмәтләвенә бик күңелем булды. Яшем олы дип тормадым әле, киләсем, күрәсем килде. Хөкүмәт фатирлы да итте, бәйрәм уңаеннан да бик күп күчтәнәчләр алдым. Рәхмәтләр әйтеп, дога кылам, - ди Мәсбия әби.

    Бәйрәмгә килүчеләр арасында Биябашыннан Наҗия апа Вәлиева да бар иде. Аның күзеннән яшь кипмәде. Сугышта әтисен, кайнар нокталарда улы Рәмисне югалткан ул. Таш сынны сыйпый-сыйпый елаган Ананың күңел халәтен аңлап була.

    Үтәмештән килгән Флера Шәрәфетдинова да ятимлек ачсын йңрәк түрендә йөртә. Ул тынычлыкның кадерен белергә, матурлыкны саклап яшәргә чакырды.

    - Күчтәнәчләр китергәч, әти кайткандай булды. Әтисезлек бигрәк үзәккә үтте бит. Яшьтән бозау көтүе көттем. Гомер буе сыер саудым. Бу рәхәтләрне дә күрергә язган икән, - ди Флера апа.

    Бәйрәм чын Сабантуйларыннан һич кенә дә аерылмады. Мәйданда булачак батырлар көч сынашты. Баш батыр булып Апас урта мәктәбе укучысы Илназ Садыйков калды.

    Ел дәвамында көч җыйган аргамаклар узыша да бик җанлы барды. Биредә 18 чабышкы катнашты. Иң беренчеләрдән булып, Борнаштан Илүсә Җәләлиева иярләгән ат килде. Аның сеңелесе Илсинә дә апасыннан калышмады. Аларга бар мәйдан соклануын белдерде. Барлык җиңүчеләр дә район башлыгы кулыннан бүләкләр алдылар.

    Сабантуйга килүче һәркем кыр ашханәсе сыеннан, тәмле коймак, кабартма, кайнар чәйдән авыз итте. Өлкәннәр өчен оешма һәм мәктәп коллективлары мул сыйлы табыннар хәзерләгәннәр иде. Теләгән кеше бизәүле тарантаслы атларда мәйдан әйләнде, ретро машиналар янында фотога төште. Күчмә мемориалдан якыннарын эзләп табып, хатирәләрен яңартучылар да шактый булды. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 71 ел вакыт узган. Аның һәр елы тынычлыкның кадерен ныграк белергә өнди.

    Гүзәл Хилавиева, Гөлзада Гатауллина, Ләйлә Шиһабиева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: