Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Тимер юлда төзекләндерү эшләре бара

    Тимер юлда төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, машиналар бер генә юнәлештә хәрәкәт итәчәк  24 март көнне 10.00-14.00 сәгатьләрдә Җидекизләү-Каратун тимер юл киселешендә, Свияжск –Ульяновск юнәлешендә төзекләндерү эшләре алып барылачак

    Шул сәбәпле, машиналар бер юнәлештә генә хәрәкәт итәчәк. Юлларда идарә итүчеләр эшләячәк. Төзекләндерү эшләре 4 сәгать дәвам итәчәк. Шуңа күрә, районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе шоферларны сак һәм игътибарлы булырга, бер-берсенә хөрмәт белән карарга чакыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: