Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Түләмәсәң-камерага

    189 апаслыга һәм чит төбәк гражданнарына штраф суммасын икеләтә арттыру яки административ кулга алу җәзасы кулланганнар Гаепле кеше аңа автоинспекторлар тарафыннан салынган штрафын 60 көндә түләмәсә беренчел штраф күләме икеләтә арта, аны суд аша барыбер түләтәләр яки альтернатива рәвешендә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алулары (арест) мөмкин. Эчкән килеш руль...

    189 апаслыга һәм чит төбәк гражданнарына штраф суммасын икеләтә арттыру яки административ кулга алу җәзасы кулланганнар

    Гаепле кеше аңа автоинспекторлар тарафыннан салынган штрафын 60 көндә түләмәсә беренчел штраф күләме икеләтә арта, аны суд аша барыбер түләтәләр яки альтернатива рәвешендә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алулары (арест) мөмкин. Эчкән килеш руль артына утыручыларга, тизлек яратучыларга, юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозучыларга автоинспекторлар игътибарын җәлеп итү хәзер шулай итеп аеруча бик кыйммәткә төшә. РФ Административ Кодексының 20.25 маддә, беренче өлеше буенча Апас җәмәгать судында ел башыннан әнә шундый дистәләгән эш каралды.

    -Алкогольле эчемлек кулланып юлда автоинспекторлар кулына эләккән шоферлар белән хәзер бик коры сөйләшәләр. Ул расланса, суд карары белән аңа 30 мең сумлык штраф салалар, озак вакытка-ел ярымга кадәр- аның транспорт чарасы белән идәрә итү хокукы чикләнә һәм правасы алына. Хәзерге Законнар буенча җәза вакыты тәмаланып, таныклыкны кулга кире алу өчен яңадан медицина тикшерүе узарга һәм юл йөрү кагыйдәләре дәүләт сынавын да кабаттан тапшырырга кирәк,-дип кисәтә апаслыларны район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов.

    Ришат Җамалиев.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: