Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төрмәдә утырган ир белән хатын бер-берсенә кагылмыйча да бала ясаганнар

Американың WSVN каналы гаҗәп хәл турында хәбәр иткән. Төрле камераларда утырган 29 яшьлек Дейзи Линк исемле хатын 23 яшьлек Джоан Депас исемле ирдән балага уза.

  Джоан телеканалга: «Без бер-беребезгә кагылмадык та, ә Дейзиның, Дева Мария кебек, баласы туды», – дигән.

  Башта төрмә җитәкчеләре дә, Дейзиның әти-әнисе дә, кызны төрмәдә көчләгәннәр, дип шикләнгәннәр һәм тикшерү уздыруны таләп иткәннәр. Әмма ДНК-тест Джоанның баланың әтисе икәнен ачыклый.

  Ир дә, хатын да кеше үтерүдә гаепләнүчеләр төрмәсендә утыралар. Дейзи үзенең егетен үтерүдә гаепләнгән була. Джоан да кеше үтерүдә гаепләнгән. Шуңа да алар икесе бер төрмәдә, ялгыз камераларда утыралар. Билгеле, озын-озын көннәрне уздыруы кыен була, һәм алар төрмәнең вентиляцион шахтасы аша аралаша башлый.

  «Ябылуда торганда, нишләргә белмисең һәм кеше белән сәгатьләр буе сөйләшәсең», – дип сөйләгән. Алар бер-берсенә хатлар, фотолар җибәрә башлый. Джоан кызга үзенең баласы булуын теләвен сөйли. «Төрмәдән чыга алсам, сине сайлар идем», – ди ул. Дейзи аңа бала алып кайтырга шунда ук риза булуын әйтә. Алар… вентиляцион шахта аша балага да узалар.

  Джоан 5 көнгә бер үзенең спермасын азык пленкасына төреп җибәрә. Ә кыз исә инфекциягә каршы эчә торган аппликаторларын саклап кала һәм үзенә шулар ярдәмендә сперманы кертә. Бераздан ул балага уза.

  Моны ачыклагач, аларны төрле төрмәләргә күчергәннәр, төрмәдә исә тикшерү башланган – сакчылар аларны тиешенчә дәрәҗәдә сакламауда гаепләнә. Бала Джоанның әнисендә үсә. Әти-әнисе баланы видеоэлемтәдә генә күрә ала.

  Интервьюда Линк: «Ул бала – могҗиза. Мин үземнең баланың әтисен хәтта күрмәдем дә. Бу – акылдан язу кебек», – дигән. Журналист, ышанмыйча: «Кагылганыгыз да юкмы?» – дип сорый. «Беркайчан да кагылмадым», – дигән хатын.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/tormada-utyrgan-ir-belan-xatyn-ber-bersena-kagylmyica-da-bala-yasagannar-5869709

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев