Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Тормыш авырлыкларына бирешмәгән Равия әби

    - Үз гомер юлымда эшләмәгән эшем калмады, сугыш елларында урман кисүдән кайтып кермәдем, аннан соң 40 ел фермада эшләдем, сыер саудым, - дип башлады сүзен Дәүләки авылында яшәүче, бу көннәрдә 90 яшен тутырган Равия әби Габделкадыйрова. Әйе, тормыш төрле яклап сыный аны. Үзе әйткәнчә, эш белән мавыгып үз гаиләсен корырга...

    - Үз гомер юлымда эшләмәгән эшем калмады, сугыш елларында урман кисүдән кайтып кермәдем, аннан соң 40 ел фермада эшләдем, сыер саудым, - дип башлады сүзен Дәүләки авылында яшәүче, бу көннәрдә 90 яшен тутырган Равия әби Габделкадыйрова.

    Әйе, тормыш төрле яклап сыный аны. Үзе әйткәнчә, эш белән мавыгып үз гаиләсен корырга да уйламый. Бертуган апасының балаларын тәрбияләргә булыша, аларны аякка бастыра. Бүген менә аларның тәрбиясен, кайгыртуларын тоеп яши. Балтайда шәфкать туташы булып эшләүче Резеда һәм аның тормыш иптәше Таһир Шә рәфиевлар һәрдаим Равия әби янында. Кыш айларында аны үзләренә алып китәләр икән. Равия әбине юбилее белән тәбрикләргә кергән чордашлары, авылдашлары да аның турында гел яхшы фикерләр генә ирештерделәр. Бик тыныч, сабыр холыклы, тырыш кеше булган ул. Озак яшәүнең серен Равия әби үзе дә әнә шундый сабыр булуы белән аңлатты.

    Юбилярны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп аңа Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Идарәче Кәфил Гыймранов, авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев та изге теләкләрен юлладылар.

    - Хезмәт адәм баласын чыныктыра гына. Эшләгән кешенең хөрмәте дә була. Ходай сезне рәхмәтеннән ташламасын, үзегезне дә зурласын, - дип озатып калды безне 2015 нче елның соңгы юбиляры Равия әби Габделкадыйрова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: