Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Тормыш юлын бизәр эшләре бар

    Апаста яшәүче Анис Нигъмәтҗанов үзенең гомер һәм тормыш юлын горурланып искә ала. Бүген дә тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып гомер йомгагын сүтә. - Кайда гына хезмәт итсәм дә, чын күңелдән башкардым. Төгәллек, гаделлек, ярдәмчеллек иң яраткан сыйфатларым булды. Әле дә чордашларым, хезмәттәшләрем белән аралашып яшим, - ди ул. Анис абый...

    Апаста яшәүче Анис Нигъмәтҗанов үзенең гомер һәм тормыш юлын горурланып искә ала. Бүген дә тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып гомер йомгагын сүтә.

    - Кайда гына хезмәт итсәм дә, чын күңелдән башкардым. Төгәллек, гаделлек, ярдәмчеллек иң яраткан сыйфатларым булды. Әле дә чордашларым, хезмәттәшләрем белән аралашып яшим, - ди ул.

    Анис абый хезмәт юлын район редакциясендә корректор булып башлап җибәрә. Аннан армия сафларына алына. Хәрби хезмәт юлын хәзер дә бик яратып тасвирлый, читтә яшәлгән елларның үзе өчен тормыш мәктәбе булуын ассызыклый.

    - Севастопольдә, данлыклы частьларның берсендә хезмәт иттем. Без анда районнан биш егет идек. Бердәмлеккә, туган якның кадерен белергә шунда өйрәндек, - ди Анис абый.

    Чыннан да, бар гомерен туган җирендә, биредә намуслы хезмәт итеп үткәргән ул. "Ватан" колхозында экономист, Апаста бригадир булып эшләгән. 1973 елда Буа районара газ оешмасы нигезендә район газ участогын оештыруга үзеннән зур өлеш керткән. Апас авылы, соңрак барлык район халкын газ балоннары белән тәэмин иткәннәр. Юллар идарәсендә мастер, элемтә бүлегендә җитәкче урынбасары, ДОСААФта, районның кино челтәрендә җитәкче булып эшләгән еллар да Анис абыйның хезмәт кенәгәсендә зур хәрефләр белән язылган. Лаеклы ялга Казан "Татспецстрой" идарәсенең Апас участогыннан чыга ул. Биредә 13 ел хезмәт итә. Аны һәркем тәҗрибәле җитәкче, олы йөрәкле кеше буларак искә ала.

    Хезмәтенең нәтиҗәсен билгеләүче бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары арасында Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы тарафыннан бирелгән Мактау грамотасы һәм Россия Федерациясе Президенты исеменнән бирелгән "Казанның 1000 еллыгы" медале дә бар.

    Анис абый бүген дә тик кенә утырырга яратмый. Һаман да хәрәкәттә, хезмәттә. Терлекләр дә асрый, бакча мәшәкатьләре белән дә янып-көеп яши. Гаиләсенә, балаларына, оныкларына зур терәк ул. Тормыш иптәше Диләрә апа белән 45 ел тату гомер кичерәләр. Балалары Эльвира, Илгизәр, Илдарга тормыш киңлекләрендә ныклы адымнар белән басып торырлык тәрбия һәм белем биргәннәр.

    Ләйлә Шиһабиева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: