Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Тормышымның яме-гаделлектә

    -Гаделсезлек, икейөзлелек һәм ялган-иң яратмаган нәрсәләрем,- ди район ветераннар Советы Президиумы әгъзасы, Апасның бик абруйлы кешесе Рәшит Шәйхиев. -Броне була торып, тракторчы әтием Әхмәтша райком, район хәрби комиссариаты ишекләрен таптый торгач повестка алып кайта да 41 нең 15 ноябрь таңында мәңгелеккә юл тота. 1 ел тулыр-тулмас аның сугышта хәбәрсез югалуы...

    -Гаделсезлек, икейөзлелек һәм ялган-иң яратмаган нәрсәләрем,- ди район ветераннар Советы Президиумы әгъзасы, Апасның бик абруйлы кешесе Рәшит Шәйхиев. -Броне була торып, тракторчы әтием Әхмәтша райком, район хәрби комиссариаты ишекләрен таптый торгач повестка алып кайта да 41 нең 15 ноябрь таңында мәңгелеккә юл тота. 1 ел тулыр-тулмас аның сугышта хәбәрсез югалуы турында кара пичәтле хат килгән. Шулай, без-берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән әниебез Хаҗәр тол, без ятим калганбыз. Тормыш арбасы тәртәсе арасына апам Рәшидә, абыем Хатыйп, Сәетша энекәш бик иртә кереп бастык. Безне дәү әни Закирә үстерде, әни колхоз эшеннән кайтып кермәде-дип бик ерак балачагына кайтып килде 78 яшьлек Рәшит Шәйхиев.

    -Тормыш мәгънәсе нәрсәдә ул?.

    Тормышны яратуда, гаилә бәхете, үз халкың һәм илеңне яратуда һәм эчке дөньяңның кара булмавында,-ди эчкерсез елмаеп Татарстанның атказанган укытучысы Рәшит Шәйхиев.

    Зур Күккүз мәктәбендә матур гына директор булып эшләп торган җиренннән аны 1979 елда Апас училищесына директор итеп күчерүләре үзе бер кыйсса:

    - 4 ел армиядә хезмәт итү минем өчен бик көчле мәктәп булды. Спортның күп төрләрендә югары разрядлар, күкрәк билгеләре алдым. Ул миңа ихтыяр көче, куйган максатыңа туры бару кебек ир-егеткә бик кирәкле сыйфатларны бирде. Училище өчен яңа бина, мастерской-цехлер, тулай тораклар салу мине бик сынады, сынмадым, сыгылмадым, кыйбламны югалтмадым, иманымны сатмадым. 20 ел шунда эшләү дәверендә 600? егет-кызны һөнәрле итеп, олы тормыш юлына озатып калдым. Бөтенесе хәтердә, элеккеге хезмәттәшләрем укучыларымның мине онытмауларына бик сөенәм һәм горурланам. Бүгенге коллективка, директор Фаил Курамшинга уңышлар юлдаш булсын.

    -Хәтерем ялгышмаса, Апаста ДНД хәрәкәтен торгызу башында да сез тордыгыз түгелме?

    - Апаста беренче ДНД патруле тәртип сакларга 2000 елның май аенда чыкты. Татарстан Эчке Эшләр министры Әсгат Сәфәров минем тынгысызлыгымны югары бәяләде.

    -Районда ДНД ның асылы нәрсәдә?

    -Яшьләребезне дөрес итеп тәрбияләү, аларга үрнәк күрсәтү һәм районда тәртип булуда. 16 ел рәттән ДНД район штабын мин җитәкләдем. Хәзер бу иҗтимагый хәрәкәтнең яңа Уставы расланды һәм аның башында район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов тора. Апасның үзендә ДНД составында 31 оешмадан 155 кеше исәпләнә. Айның һәр көнендә полиция хезмәткәрләре белән бергә тәртип сагына бишәр кешелек звено чыга. Каратунда 10, калган 20 авыл җирлегендә 5 әр кешелек ДНД отрядлары төзелде. Үзем дә һәр көн белән алар белән бергә булам. График төзү, документация алып бару минем вазифага керә. Район башлыгы аның ничек үтүе турында даими кызыксына, эшебездә тиешенчә булыша. Гомумән, районыбызда матур үзгәрешләр һәм төзелешләр бик күп. Әле санап карадым, соңгы 10 елда районда 27 яңа спорт объекты сафка бастырылган. Ике дистәдән артык мәктәп, балалар бакчалары, клублар яңартылган һәм яңабаштан төзелгән. Апаста соңгы 5 елда гына пәйда булган яңа Салават Кәримов урамы балкып утыра. 27 күпкатлы йортлар капиталь ремонтланды. Урамнарыбыз якты. Юлларыбыз тигез. Бездә хәзер 21 фонтан бар. Яңа паркны кара син, кайбер шәһәрдә дә юк бит мондагыдай уңайлык. Районда әни-бәби турында, әби-бабай турында кайгырту бар, халыкка, бигрәк тә яшьләргә яңа эш урыннары булдыру турында матур планнар бар. Бездә уйлаганны чын итә белүче, үз халкы турында уйлаучы, үзебездә туып-үскән җитәкчеләр эшли, бу бик яхшы.

    Ршат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: