Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түбән Барышта торак йортка ут капкан

25 июль көнне, кичке сәгать алтылар тирәсендә янгын сүндерү бүлегенә Түбән Барыш авылында йорт януы турында хәбәр керә.

(2 август, “Апастово-информ”).

Вакыйга урынына Әлмәндәр ирекле янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре, Кече Болгаер һәм районның янгын сүндерү бүлегеннән 3 машина килде. Шулай ук электр челтәрләре, эчке эшләр бүлеге, газ хезмәте күрсәтү оешмасыннан, “Ашыгыч ярдәм” бүлегеннән дә җаваплы хезмәткәрләр эшләде.

“Агач йортны эчтән ялкын чорнап ала. Янып бетеп, түбә ишелеп төшә. Янәшәдәге ике сарайга да ачык ут күчә. Ялкынның тагын да җәелү куркынычы арта. Йорт хуҗасы үзе дә янгында тән җәрәхәтләре ала. Ул ишегалдында эшләп йөргәндә өйдән төтен чыгуын күрә. 2 чиләк су алып аны сүндерергә маташа. Өйгә кереп, анда йортның агач бүрәнәләре, түбәсе януын күрә. Шул вакытта үзенең дә тәне пешә. Хуҗа кеше урамга чыгып, авылдашларыннан ярдәм сорый. Янгынны сүндерү өчен шактый вакыт кирәк булды. Йорт һәм сарайлар яраксыз хәлгә килде. Янгынның сәбәбе – көнкүреш техникасын куллану кагыйдәләрен бозу дип фаразлана. Йорт хуҗасы бүгенге көндә хастаханәдә дәвалана. Янгын очрагы буенча тикшерү эшләре дәвам итә”, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дознователе Илшат Шәфигуллин.

Янгын сәбәпләрен исегездә тотыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез һәм янгын чыккан очракта - 101, 112, 01 телефоны буенча кичекмәстән шалтыратыгыз. Көнкүреш техникасының төзеклеген игътибарда тотыгыз. Янгын чыккан очракларда, үзегез сүндереп вакытны әрәм итмәгез. Ут ул санаулы секундлар эчендә җәелергә сәләтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

2

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев