Апастово-информ
  • Рус Тат
  • "Туган телем – иркә гөлем"

    Олы Бакырчы авылы китапханәсендә "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән әдәби тематик кичә булды. Кичә китапханәче Сәйдәш Мөстәкыймовның тел турында эчтәлекле чыгышы белән башланып китте. Мәктәп укучылары шигырьләр, жырлар башкардылар. Соңыннан укучылар, килгән кунаклар күмәкләп "Туган тел" жырын яңгыратты. Биредә шулай ук "Егетләрнең асылы сез" дип исемләнгән әдәби музыкаль...

    Олы Бакырчы авылы китапханәсендә "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән әдәби тематик кичә булды. Кичә китапханәче Сәйдәш Мөстәкыймовның тел турында эчтәлекле чыгышы белән башланып китте. Мәктәп укучылары шигырьләр, жырлар башкардылар. Соңыннан укучылар, килгән кунаклар күмәкләп "Туган тел" жырын яңгыратты. Биредә шулай ук "Егетләрнең асылы сез" дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә дә бик күңелле булды. Бакырчы, Тәүгелде авылларыннан төрле буын ир-егетләре сәхнәгә чакырылып хөрмәтләнде. Кичә төрле уеннар, 70-80 елларда яңгыраган жырлар,биюләр белән аралашып узды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: