Тутайда Сара Садыйкованы искә алдылар
Тутай авылында якташыбыз, мәшһүр композитор, җырчы Сара Садыйкованың тууына 118 ел тулу уңаеннан «Калфаклы сандугач» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.
(2 ноябрь, “Апастово-информ”).
Әлеге чара музей, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды.
Кунакларга Моңсарага багышланган фильм тәкъдим ителде, аның турында истәлекләр күргәзмәсе әзерләнгән иде. Биредә Апастан Рәмис абый Ногманов, Миләүшә апа Вәлиуллина, Кызыл Таудан Мәрьям апа Хәерова һәм гомумән, Сара Садыйкова белгән якыннан аралашкан башка якташларыбыз истәлекләрен яңарттылар, аның җырларын җырладылар. Композиторга багышланган шигырьләр, истәлекләр барлау, җыр-моңнар, гармун көйләре белән бик матур узды кичә.
Әдәби музыкаль чара хакында муей җитәкчесе Гөлсия Гайнуллина хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев