Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Тутайда Германия кунаклары

    Агымдагы елда якташ композиторыбыз Сара Садыйкованың тууына 110 ел була. Шул уңайдан аның Тутайдагы музеена килүчеләр саны арта бара. Әле шушы көннәрдә генә музейда Германиядән кайткан Җәмилә Гергенрейдер (Назыйрова), Казаннан химик фәннәр кандидаты, доцент Светлана Шәвәлиева һәм әлбәттә инде, Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская булып киттеләр. Музейга алар үз бүләкләре...

    Агымдагы елда якташ композиторыбыз Сара Садыйкованың тууына 110 ел була. Шул уңайдан аның Тутайдагы музеена килүчеләр саны арта бара. Әле шушы көннәрдә генә музейда Германиядән кайткан Җәмилә Гергенрейдер (Назыйрова), Казаннан химик фәннәр кандидаты, доцент Светлана Шәвәлиева һәм әлбәттә инде, Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская булып киттеләр. Музейга алар үз бүләкләре белән кайтканнар иде. Кунаклар шулай ук район үзәге, Апас туган якны өйрәнү музее белән дә таныштылар, үзешчән артистларыбыз башкаруында композиторның җырларын тыңладылар. Кунакларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин, урынбасары Марат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина каршы алдылар һәм озатып йөрделәр. Очрашудан һәркем канәгать калды.

    Гөлзада Гатауллина.

    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: