Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Укучылар ГТО нормативларын тапшырды

    -Россия Президенты Указы нигезендә мәктәпләргә ГТО кире әйләнеп кайтты. Һәм бу бик дөрес тә, сәламәт тәндә генә сәламәт акыл була ала. Алтын, көмеш, бронза күкрәк билгеләре дә кире кайтты-Совет заманнарында ГТО күкрәк билгеләре булган абитуриентларга югары уку йортларына укырга кергәндә бер-ике балл өстәлүен шул чор студентлары онытмагандыр әле,-ди Апас мәктәбе...

    -Россия Президенты Указы нигезендә мәктәпләргә ГТО кире әйләнеп кайтты. Һәм бу бик дөрес тә, сәламәт тәндә генә сәламәт акыл була ала. Алтын, көмеш, бронза күкрәк билгеләре дә кире кайтты-Совет заманнарында ГТО күкрәк билгеләре булган абитуриентларга югары уку йортларына укырга кергәндә бер-ике балл өстәлүен шул чор студентлары онытмагандыр әле,-ди Апас мәктәбе физкультура укытучысы Рәмис Гыйззәтов. -Без аны бетермәдек тә, ГТО нормативлары буенча ярыш-күнегүләрне укучылар да үз итә.

    -Хәзер дә шулай булачак, курстан-курска күчкәндә студентларның ГТО нормативлары тапшыру дәрәҗәсе даими тишерелеп, спорт күрсәткечләре зачеткаларга куелачак. БДИ тапшырыр алдыннан имтиханнар кабул итү комиссиясе чыгарылыш сыйныфы укучысының ГТО нормативлары тапшыру дәрәҗәсе белән кызыксыначак, институт-университетка укырга кергәндә бу спорт күрсәткечләре дә исәпкә алыначак,-дип аны күәтләде Апас ДЮСШ директоры, ярышларның баш хөкемдары Ринат Шәяхмәтов. -Быел 11 сыйныф тәмамлаучылар Апаска килеп аны тест рәвешендә тапшырды. Үзәк парк скверында кызлар-егетләр 1,5-2 километрга йөгерделәр. Аннан соң тест-сынау тапшыручыларны "Дулкын" бассейнына алып килделәр. Биредәге су юлында 50 метрга йөзү буенча спорт нормативларын үтәүчеләр аннан соң Апас аграр көлияте спорт залына бардылар. Биредә озынлыкка сикерү, турникта күтәрелү, гәүдә сыгылмалыгын ачыклаучы башка күнегүләр үткәрелде. Кырыс судьялар бер хәрәмгә дә урын калдырмады. Күрсәткечләрне электрон секундомерлар исәпләде.

    Соңыннан барлык күрсәткечләр буенча нәтиҗәләр чыгарылып, иң яхшы спорт күрсәткечләренә ирешүчеләргә Диплом-Грамоталар тапшырылды. Аерым категорияләрдә бик яхшы спорт нәтиҗәләре күрсәтүчеләргә "Соңгы кыңгырау" да күкрәк билгеләре дә биреләчәк

    -ГТО нормативлары тапшыру башта һәр мәктәптә аерым үткәрелеп, Апаска иң көчлеләрне генә чакырдык. Район сайлап алу этабында 5 спорт төреннән иң яхшы күрсәкечләргә ирешкән 5 укучы республика финал этабына сайлап алыначак,-диде үз чыгышында район мәгариф бүлеге мөдиренең тәрбия эшләре буенча урынбасары Рамилә Шәвәлиева.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: