Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Ул арбага утырма!

    Наркотикларга, алкоголизмга каршы көрәш һәм моны кисәтү, алкогольле эчемлекләр әйләнешен контрольдә тоту район даими комиссиясенең чираттагы утырышында районда эчкечелек, наркотиклар куллануга кагылышлы оператив хәл каралды. Аны видеоконференция режимында Татарстан вице-премьеры Васыйл Шәйхеразиев алып барды һәм район башарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов катнашты. Район наркологы Зөфәр Гайнуллин әйтүенчә, бүген районда алкоголизм...

    Наркотикларга, алкоголизмга каршы көрәш һәм моны кисәтү, алкогольле эчемлекләр әйләнешен контрольдә тоту район даими комиссиясенең чираттагы утырышында районда эчкечелек, наркотиклар куллануга кагылышлы оператив хәл каралды. Аны видеоконференция режимында Татарстан вице-премьеры Васыйл Шәйхеразиев алып барды һәм район башарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов катнашты.

    Район наркологы Зөфәр Гайнуллин әйтүенчә, бүген районда алкоголизм буенча 102 кеше аерым исәпкә куелган. Шуларның 18-е төрле яшьтәге хатын-кыз. Соңгы 1 елда ялган аракы кулланып үлүчеләр күзәтелмәде. Ә менә артыгын эчеп, "Ашыгыч ярдәм", туганнары дәваланырга алып килгән, үзләре теләп алган авыручылар саны шактый. Районның баш табибы Линар Әхмәтянов әйтүенчә ай саен шундый берничә очрак була.

    .-Андыйларны айныту зур чыгымнар сорый һәм моңа мәҗбүри медицина иминиятләштерү фондында акча каралмаган. Шунлыктан, бу очракта шундый диагноз куелган авыруларга барлык чыгымнарны да үзләренә күтәрергә туры килә, бу законлы нигездә эшләнә,-дип белдерде ул хәбәрчегә.

    -Бүгенгә районда наркотиклар куллануга кагылышлы ярылып яткан очраклар юк,-ди Зөфәр Гыймадиев.-Әле ике ел элек кенә бу аерым профилактик исәп-күзәтү астында районда яшәүче төрле яшьтәге 6 кеше тора иде. 1 апрельгә бу аерым исемлектә 2 кеше бар. Аларның бу начар гадәттән аерыла алулары минем өчен, аларның туганнары өчен дә сөенечле хәл. Чөнки, чиктән тыш алкогольле эчемлекләр куллану, наркотикларга бирелү үз артыннан тагын да яманрак чир-ВИЧ-инфекция, СПИД ны ияртеп килә. Мондый диагноз куелган, аерым күзәтү астында районда яшәүче 5 билгеле. Шуларның икесе хатын-кыз.

    Наркотикнының тамырына балта чабу, кисәтүнең заманча, нәтиҗәле юлы-15 яше тулган мәктәп укучылары, көллият студентларына алдан кисәтмичә генә тикшеренүләр уздыру. Былтыр урыннарга барып шундый 300 тикшерү тестлары алдык. Яшьләр арасында наркотиклар куллануга бәйле бер генә очракка да юлыкмадык. Бу яңа эш ысулы, көтелмәгән тикшерүләр быел да үткәреләчәк. Районда яңа спорт корылмалары төзелү, мәктәпләрдә киң аңлату эшләре алып бару, спортка зур игътибар бирелү дә бу уңай күренешнең бер сәбәбе дип саныйм.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: