Ул безнең дүртенче балабызга – үз кызыбызга әверелде

Һәркемгә ярдәмчел, гаҗәеп сабыр, киң күңелле, кешелекле, үз кызыбыздай якын киленебез Зыятдинова Гүзәлия Сәгыйть кызы 25 ноябрьдә күркәм юбилеен каршылый.
Буа районы Зур Кырлангы авылында туып-үскән, үзенең тырышлыгы, сәләте, белеме белән сокландырган укытучы кызны, моннан 23 ел элек, олы улыбыз Илһамга килен буларак кабул иттек. Шул көннән ул безнең дүртенче балабызга, үз кызыбызга әверелде. Тәмле телле, булдыклы, тырыш һәм максатчан ул. Барыбызга карата да игътибарлы, ихтирамлы. Беркайчан үзен өстен куймыйча, олыны-олы, кечене-кече итә белүе белән дә аерылып тора. Туганнарны берләштереп, һәркемне дә кайгыртып яшәве дә үрнәк булырлык. Нинди генә җаваплы вакыты, мәшәкатьле минуты булуга карамастан, иң беренче булып ярдәм кулы суза, булышырга әзер тора. Һәркөн хәлебезне белергә дә вакыт таба, бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә бүләкләре, күчтәнәчләре белән сөендерә.
Гүзәлия – һөнәре буенча укытучы. Физика-математика серләрен тирәнтен үзләштергән кыз әлеге белгечлек буенча киткән. Эшенә бирелгәнлек, акыл белән эш итү, зур оештыру сәләте аны Апас урта мәктәбендә дә тиз таныта. Ул хезмәт баскычлары буенча үз тырышлыгы белән күтәрелде. Иң элек гади укытучыдан директор урынбасары итеп билгеләнде. Әлеге эшендә дә бар осталыгын кулланды, көчен, энергиясен кызганмады. Хәзер ул тагын да җаваплы эштә. Менә инде 6 ел дәвамында Апас урта мәктәбен җитәкли. Мәктәп зур, замана көннән-көн яңа таләпләр, бурычлар куя. Гүзәлия, тирән белеме, оештыру сәләте өстенә, хатын-кыз зирәклеген дә кулланып хезмәт итә. Хезмәттәшләре белән дә, әти-әниләр белән дә уртак тел таба белә. Әлбәттә, өлкән хезмәттәшләре тәҗрибәсенә таянырга, аларның сүзләренә колак салырга да онытмый.
Гаилә тормышының күп өлеше хатын-кыздан тора. Аның өендә һәрчак чисталык-пөхтәлек хөкем сөрә, һәр әйбернең үз урыны бар. Тәмле ашлар пешерергә дә, гаиләсен сыйларга да, ике як туганнарны, дус-ишләрне кунак итәргә дә вакыт таба. Тормыш иптәше Илһамга кайгыртучан хатын, балалары Ранис белән Энҗегә назлы әни дә ул. Ранисыбыз югары белем ала. Быел бишенче курста укый. Энҗебез дә гел “5“ле билгеләре белән сөендерә. Безгә “әти, әни” дип өзелеп тора.
Гүзәлия нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкарып чыга. Матур итеп җырлый, кул эшләренә дә оста ул. Аның тышкы гүзәллеге белән эчке матурлыгы бәйләнештә яши һәм бик тә туры килә.
Кадерлебез! Сине туган көнең – күркәм юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Язмыш сиңа киләчәктә дә мәрхәмәтле булсын, барыр юлларыңда фәрештәләр канатын җәйсен, Ходай усал күзләрдән сакласын. Барлык изге гамәлләрең өчен игелек күреп, тигезлектә, балалар рәхәте күреп яшә.
Бу юбилей әле бер баскыч,
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга.
Олы хөрмәт, чиксез ихтирам белән – әтиең Насыйх, әниең Гөлфизә һәм барлык туганнарың.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 гыйнвар 2021 - 14:13Районда “Ел тәрбиячесе”н билгеләделәр Барлыгы 10 тәрбияче арасында иң-иңнәр ачыкланды.35500
-
26 гыйнвар 2021 - 13:59Багыш авылында яшәүче Газизҗан бабай Абзалов ачы хәсрәтләрен күз яшьләре аша искә ала 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Газизҗан бабайга республика һәм район җитәкчелегеннән хөрмәт күрсәтелде.23500
-
26 гыйнвар 2021 - 12:35Апаста кабул итүләр уза 27 гыйнварда “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсендә Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов халыкны кабул итә.9700
-
25 гыйнвар 2021 - 16:307нче февральдә Казаннан журналистлар киләчәк, ә 19нчы февральдә "Өмет йолдызы" фестивале гөрләячәк... Кайбер вакыйгалар онлайн-форматта узачак.17600
-
25 гыйнвар 2021 - 13:50Болынбалыкчыда өй туйлары да озакламас Болынбалыкчы авылында кайсы гына йортка керсәң дә, “АгроАктив“ хуҗалыгының ярдәмен тоеп яшәүләре хакында сөйлиләр.47300
-
25 гыйнвар 2021 - 11:04Апаста ришвәтчелек буенча Республика эксперт төркеме эшли 25-30 гыйнвар көннәрендә районда ришвәтчелек буенча Республика эксперт төркеме эшләячәк.22600
-
25 гыйнвар 2021 - 10:57Чаллы янында ике машина кара-каршы бәрелешкәннән соң 4 айлык бала үлгән Юл-транспорт һәлакәте бүген Чаллы-Сарман юлында булган.24100
-
25 гыйнвар 2021 - 08:3925 гыйнвар – Студентлар көне Югары һәм махсус урта белем йортларында укучыларның бәйрәмнәре ул. Яшьлек, гүзәллек, матурлык, тормыш ямен гәүдәләндерә торган истәлекле чор мәңге күңелләрдә саклана. Студент чорын кичергән бер генә кеше дә ул вакытларны оныта алмый.14900
-
24 гыйнвар 2021 - 12:20Интернет-сәүдәдә Кытай тәҗрибәсе куллану - кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсешенә ярдәм итәчәк Абделганиев кытай тәҗрибәсенә таянырга тәкъдим итте.11500
-
23 гыйнвар 2021 - 22:06Каратунда узган “Әтине, әнине һәм хоккейны яратам” спорт фестивале райондашларга бәйрәм кәефе өләште Фестиваль “Мәрхәмәтле Боз” проекты кысаларында Татарстан Республикасы Хоккей Федерациясе тарафыннан оештырылды.43200
-
25 гыйнвар 2021 - 08:40Новости "Апас хәбәрләре " 25.01.2021
-
25 гыйнвар 2021 - 08:40Новости "Апас хәбәрләре " 25.01.2021
-
26 гыйнвар 2021 - 12:00
-
16 гыйнвар 2021 - 09:09
-
26 гыйнвар 2021 - 14:42Бу көннәрдә районның ЮХИДИ хезмәткәрләре төп игътибарны пассажир балаларга юнәлтәчәк26 гыйнвардан 7 февральгә кадәр районда «Бала – төп пассажир!» кисәтү акциясе уза.6200
-
25 гыйнвар 2021 - 13:39Апаста яшьләр кавышаАпас егете Илназ Сафиуллин гомерлек яры итеп Арча кызы Зилә Хәсәнованы сайлады. Алар парлы гаилә юлына аяк басты.86800
-
25 февраль 2020 - 15:44В связи со срочностью ПРОДАМ практически даром готовый бизнес кафе - пекарня "Чайхона" , площадь 100 кв м. В помещении кафе соблюдены все условия работы по СанПину. Банкетный зал, уборная для посетителей, огромная кухня- пекарня, хозблок, котельная, комната отдыха персонала, туалет и душ для персонала, отдельный выход и окошко с тортца для удобства продажи выпечки, лепешек, самсы.85600
-
21 февраль 2020 - 15:00В продаже можно найти огромное многообразие теплиц с широким ценовым диапазоном. Но всегда ли цена соответствует предлагаемому качеству?81900
-
22 гыйнвар 2021 - 09:40Бер көндә иң якын 4 кешесен югалткан Альбина Камалова: «Сездән башка ничек яшәргә?» Татарстан елады… Югары Осланда булган фаҗига турында шулай дими ни дисең?! Дүрт газизе бер көнне китеп барган ул гаиләнең тау-тау өелгән ачы хәсрәте бөтен кешегә җитте: йөрәкләр тетрәнде. «Дүртәү бергә әтиебезне каршы ала идек бит», — дип өзгәләнә Илдарның хатыны Альбина.181900
-
25 гыйнвар 2021 - 13:39Апаста яшьләр кавыша Апас егете Илназ Сафиуллин гомерлек яры итеп Арча кызы Зилә Хәсәнованы сайлады. Алар парлы гаилә юлына аяк басты.86800
-
22 гыйнвар 2021 - 08:29Апас “Сәләт” балалар иҗаты үзәгендә тәрбия завучларының киңәшмәсе узды Биредә район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары булачак чараларга әзерләнү турында сөйләштеләр.50100
-
23 гыйнвар 2021 - 10:25Бер хатын-кыз эт даруы эчеп агуланган, икенчесе химик реагент эчеп, эчке органнарына зыян китергән... Токсикологлар бәйрәм арасында билгеләнмәгән дарулар һәм ялгыш химик реагентлар кулланып агуланучы татарстанлыларны коткарып калганнар.48800
-
25 гыйнвар 2021 - 13:50Болынбалыкчыда өй туйлары да озакламас Болынбалыкчы авылында кайсы гына йортка керсәң дә, “АгроАктив“ хуҗалыгының ярдәмен тоеп яшәүләре хакында сөйлиләр.47300
-
25 гыйнвар 2021 - 13:00ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина Рәхмәт хатына лаек Казанда ЗАГС хезмәткәрләренең еллык эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды.46600
-
23 гыйнвар 2021 - 22:06Каратунда узган “Әтине, әнине һәм хоккейны яратам” спорт фестивале райондашларга бәйрәм кәефе өләште Фестиваль “Мәрхәмәтле Боз” проекты кысаларында Татарстан Республикасы Хоккей Федерациясе тарафыннан оештырылды.43200
-
22 гыйнвар 2021 - 10:24Сабировлар гаиләсе кичләрен җыр-моңнарга багышлый Җыр-моңга, сәнгатькә гашыйк Сабировлар гаиләсенә сокланмый мөмкин түгел. Әтиләре Фәгыйль абый һәм әниләре Ләйсирә апаның сәхнәгә булган мәхәббәте аларда чагыла.39200
-
22 гыйнвар 2021 - 14:05Борнашлылар Кыш бабай белән кич утырган Борнаш авылында үзенчәлекле кыш бәйрәме узган.38600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Апастово-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73779 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хилавиева Гюзель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66. Электронная почта редакции: yolduzz@mail.ru, также на эту электронную почту можете отправить сообщения о фактах коррупции.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика