Урта Балтай мәктәбендә “Җиңү аллеясы” барлыкка килде
Советлар Союзы герое Рем Абзалов исемендәге Урта Балтай мәктәбендә эчтәлекле чара узды.
(18 нче октябрь, “Апастово-информ”).
Урта Балтай мәктәбендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан район прокуроры Зефәр Абитов һәм прокуратура хезмәткәрләре катнашында очрашу узды. Чарада авыл җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев та катнашты.
Укытучылар һәм укучылар кунаклар каршында патриотик рухтагы җырлары, биюләре, шигырьләре белән чыгыш ясадылар.
Аннан соң мәктәп ишегалдында “Җиңү аллеясы”на агачлар утырттылар.
“Без коллективыбыз белән Урта Балтай мәктәбенә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чарага килдек. Советлар союзы герое исемен йөрткәнгә шушы мәктәпне сайладык. Бөек Җиңүнең әһәмияте беркайчан да югалмас, ә аның әһәмиятен аңлату безнең төп бурычыбыз. Сугыш ветераннары һәм тыл ветераннары игътибар үзәгендә булырга тиеш. Укучылар белән бергә агачлар утырттык. Балалар барысын да аңлап, тырышып катнашалар. Мәктәп директоры Резидә Сәлаховага, авыл җирлеге башлыгы Илфир Гәрәевка, урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә, гомумән бүгенге чарада катнашкан һәр кешегә рәхмәтемне ирештерәм”, - диде Зефәр Абитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев