Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урта Балтайда Зәлидә уеннары узды

Мәдәният йорты алдында җыр-моңнар яңгырады.

(18 нче июль, “Апастово-информ”).
Кичке эшләрне тәмамлагач авыл халкы мәдәният каршына Зәлидәгә җыелды.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Рамилә Вавилова, Гөлия Шаһабиева үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Авыл халкы рәхәтләнеп биеде, кушылып җырлады. Татар халкына гына хас булган милли уеннарга теләп кушылды.
“Җәйге матур кичләрдә авылдашлар белән күңел ачарга җыелдык. Яшьләр белән дискотекалар да урамда уза. Читтә яшәүче авылдашлар да ишетеп кунакка кайттылар. Бер-берең белән очрашып сөйләшү, күңел ачу бик рәхәт. Рәхмәт районнан килгән хезмәттәшләремә, авыл халкына”, - диде мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Җамалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев