Урта Балтай авылы сәхнәсендә "Пар алма" кичәсе булып узды

Урта Балтай авылы сәхнәсендә бу көнне Шәмәктән Айрат һәм Эльмира Рәхмәтуллиннар, Кече Бакырчыдан Фәйзерахман һәм Фәйрүзә Гарифуллиннар, Түбән Балтайдан Назыйм һәм Минсәфидә Динмөхәммәтовлар, Урта Балтайдан Илсур һәм Флера Гыйсмәтуллиннарны зурлап сәхнә түренә утырттылар. Урта Балтай авылы мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева, Түбән Балтай авыл клубы мөдире Илсөяр Егорова, Кече Бакырчы...
Урта Балтай авылы сәхнәсендә бу көнне Шәмәктән Айрат һәм Эльмира Рәхмәтуллиннар, Кече Бакырчыдан Фәйзерахман һәм Фәйрүзә Гарифуллиннар, Түбән Балтайдан Назыйм һәм Минсәфидә Динмөхәммәтовлар, Урта Балтайдан Илсур һәм Флера Гыйсмәтуллиннарны зурлап сәхнә түренә утырттылар. Урта Балтай авылы мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева, Түбән Балтай авыл клубы мөдире Илсөяр Егорова, Кече Бакырчы авыл клубы мөдире Гөлия Вәлиуллина, Шәмәк авыл клубы мөдире Алинә Вафина әзерләгән"Пар алма" кичәсендә катнашып. бу парлар үз гаилә тормышы серләре белән уртаклаштылар. Авылның "Рәйхан" вокаль ансамбле, Раилә Шәвәлиева әзерләгән "Раян"бию төркеме чыгышларын алкышарга күмделәр бу кичәдә. Шәфкать туташы Илсөяр Гайнетдинова, пешекче Алсу Абдрахманова, агрофирма хезмәткәре Василә Сафина, укучылар Гөлшат Шәрәфиева, Алсинә Рәхмәтуллина һәм башкаларның чыгышлары да теләсә нинди сәхнә бизәге булырлык уңышлы килеп чыкты. Игезәк кызлар Илнара белән Динара Хәйбуллиналар, Адилә Хәбибуллина, Алсу Раимкулова, Әнисә Гарифуллина һәм Адилә Гайнетдинованың сәхнә идәненә аяк тидермичә очып-очып биюләренә, осталыкларына хәйран калырлык, афәрин үзләренә! Сәхнә режиссеры Айнур Сәлахов да осталыгын күрсәтте, баянчы Мәрьям Гатина чыгышларга миллилек, тере моң өстәде.
Сәхнә түрендәге "пар алмалар"ның иң өлкәне-Кече Бакырчының бик хөрмәтле гаиләсе-Гарифуллиннар 5 кыз бала тәрбияләп читкә очырганнар инде.
-8 оныкка бабай белән әби без бүген-алар безнең юанычыбыз, киләчәк көнебезгә ышанычыбыз,-диделәр алар кичәне алып баручы Эльвира Җәббарова әзерләгән сорауга.
Икешәр бала үстергән Рәхмәтуллиннар, Гыйсмәтуллиннарга да сораулар бирелде:
-Гаилә ныклыгы бер-береңә ышаныч, сабырлыкта,-диделәр алар.
Түбән Балтайның абруйлы гаиләсе-Динмөхәммәтовлар 2 бала үстергән, ике оныклары бар:
-Безнең барыбызны да сәхнәдә очраштырган өчен рәхмәт, авылыбызда яшь гаиләләр күп һәм нык булсын иде,-дип теләк теләделәр. Бу чарага дип һәр гаилә үзенең фотостендын булдырган. Китапханәче Рузалия Хисамова оештырган авыл музее күргәзмәсен дә яратып, кызыксынып карадылар балтайлылар.
-Бу ай дәвамында тамашачысын яшьлегенә кайтаручы шундый ретро-кичәләр һәр авыл клубы сәхнәсендә үткәрелергә тиеш. Китапханәләр эшчәнлегенә дә игътибар һәм таләпләр арта. Дәүләт мәдәниятка, сәнгатькә, бу өлкәдәге яңа төзелешләргә җитди акчалар юнәлтә,-диде үз чыгышында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Луиза Сафина.-Үзешчәннәрне сәхнәгә чыгару, халыкны тамаша залларына күбрәк китерү өчен күп эшлисе бар әле.
-Урта Балтай сәхнәсендә ел башыннан 4 зур мәдәни чара үткәрдек,-диде җавапка Лилия Җамалиева. -Узган айда авыл студентлары куйган "Яшьлекләрдә бергә калыйк әле!", "Халкым уеннары" кебек кичәләр, Рафаэль һәм Динә Латыйповлар концерты уздырдык. Яшьләребез бик актив, шуңа бик сөенәм!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 август 2022 - 20:00Тәмәке ярый, намаз ярамый Хөкүмәтнең теләсә-кайда тәмәке тартуны тыйган законы гамәлгә кергәч, беренче эш итеп, җәмәгать урыннарында тарту тыела дигән плакат-язулар элделәр. Мин эшләгән предприятиедә, мәсәлән, завод проходное алдындарак автобус тукталышы павильоны тибындагы нәрсә әмәлләп, тарту урыны дигән язу һәм чүп савыты куйдылар. Хәзер эштән чыккан кеше тукталышка кадәр тәмәке көйрәтеп бармаска, ә шушы урында тартырга тиеш. Һәм, әйтергә кирәк, бу урын тәмәкечеләрнең күңеленә хуш килде бугай, аннан кеше өзелми диярлек. Дөрес, матбугаттан ерак торганнар моны үзенчә кабул итте: күрдегезме, җитәкчелек тәмәке тартучылар турында ничек кайгырта, янәсе! Шулай булмыйни дип каршы төшә алмыйм, чөнки бу дөреслеккә туры килә. “Организм ияләнгән бит, тартасы килә кешенең”, – диләр.2600
-
14 август 2022 - 19:00“Әллә бергә буласызмы, кызым?” Улым йөргән кызын өебезгә чакыргач, йөрәгемә әллә нәрсә булды. Дарулар эчеп кенә әзрәк хәл ала алдым. Безгә кунакка киләсе Миләүшә авылыбызда фельдшер булып эшли. Кан басымым күтәрелгәндә, үзем дә аңардан дарулар алам. Ул безнең авылга училище тәмамлагач килде. Аңа кадәр эшләгән Халисә пенсиягә киткән ел иде бу.10000
-
14 август 2022 - 18:00Апаста салмыш шоферны зур штрафлар көтә Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләрне ачыклау, юлларда хәвеф-хәтәрләргә юл куймау максатыннан рейдлар дәвам итә.6300
-
14 август 2022 - 17:00“Элеккене искә төшерсәм, хәзергегә сөенеп бетә алмыйм” Авылыбызда яхшы, тырыш, булдыклы кешеләр яши. Бүген шундыйларның берсе – Гыйниятуллин Рафис абый белән тулырак таныштырыйм әле. Ул минем урамдашым, өйләре бездән ерак түгел. Мин 14 яшьтә укырга киттем. Бер чыгып киткәч, авылга төп йортка хәл белергә генә кереп чыгасың. Башкалар тормышы белән кызыксынырга вакыт булмый. Һәркем үз юлын үтә. Менә, олыгаеп беткәч, Рафис абыйның тормышы белән танышырга насыйп итте. Шул чор балаларының күбесе кебек ул да искиткеч гыйбрәтле, авыр юл үткән икән.4300
-
14 август 2022 - 14:39Шыгай клубы – матурлык үрнәге Шыгай авылы клубы төзеклеге белән дә, тирә-юненең матурлыгы, пөхтәлеге белән дә аерылып тора.4100
-
14 август 2022 - 14:34Апаста «Геройлар паркы» проекты кысаларында өмә үтте Районда «Геройлар паркы» җирле партия проекты кысаларында өмә узды.5000
-
14 август 2022 - 14:30Апасның «Форпост” яшьләр оешмасы җиңүче Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең муниципаль автоном һәм бюджет учреждениеләренә грантлар бәйгесендә җиңүчеләргә сертификатлар тапшыру тантанасы булды.6700
-
14 август 2022 - 14:03Ни өчен кәбестәгә шикәр сиробы яисә кайнатмадан ясалган морс сиптерәләр? Кайбер бакчачылар кәбестә кортларына каршы көрәштә көчле химия куллана. Ә кайберәүләр кортлар күпләп үрчи башлаганчы ук хәйләле ысуллар эзли. Бу хакта киңәшләр сайтында языла.4400
-
14 август 2022 - 13:59Нинди фатир алу акча ягыннан отышлы була? Фатир алырга мөмкинлегегез булса, аны озакка сузмау хәерле. Бу турыда «Прайм» агентлыгына Accent Capita инвестицион анализ төркеме җитәкчесе Игорь Талалов сөйләгән.3600
-
14 август 2022 - 13:55Кардиолог күкрәк тирәсе авыртканда эшләргә ярамаган гамәлләрне әйтте Кардиолог Ольга Савонина күкрәк тирәсе авыртканда эшләргә ярамый торган гамәлләрне санап үтте. Белгечнең киңәшләрен «Доктор Питер» порталы язып чыккан. РИА Новости шул турыда хәбәр итә.4600
-
8 июль 2022 - 10:47Новости "Апас хәбәрләре " 11.07.2022
-
8 июль 2022 - 10:47Новости "Апас хәбәрләре " 11.07.2022
-
12 август 2022 - 09:52Районда физкультурачылар көне күңелле зарядкалардан башландыХезмәт коллективлары да бик теләп кушылды.16300
-
11 август 2022 - 14:35Апаска эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килдеПрезидент урып-җыю барышы һәм терлекчелек өлкәсе белән танышты.64500
-
5 август 2022 - 08:26Районда мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеге тикшереләТөп игътибар биналарның төзеклегенә, куркынычсызлык таләпләренең үтәлешенә, тирә-юнь чисталыгына һәм мәктәп яны тәҗрибә участогы эшчәнлегенә июнәлтелә.20200
-
21 июнь 2022 - 09:2625 июньдә Апасның үзәк ял паркында Яшьләр көне билгеләп үтелә Бу көнне төрле спорт һәм күңел ачу чаралары каралган.37000
-
25 май 2022 - 14:10Апаста балалар Сабан туе уза 1 июнь – Халыкара балалар көне районда быел да зурлап билгеләп үтелә.48800
-
11 август 2022 - 10:00Апаста яшьләр кавыша Апас егете Ранис Зыятдинов һәм Казан кызы Регина Камалетдинова яшьлек туйларын билгеләп үтте.107900
-
11 август 2022 - 14:35Апаска эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде Президент урып-җыю барышы һәм терлекчелек өлкәсе белән танышты.64500
-
11 август 2022 - 11:00Татарстанның бер районында 5 000 баш дуңгызны юк итәчәкләр Шушы көннәрдә Спас районының Приволжский бистәсендә африка дуңгыз чумасы чыганагы табылуы турында хәбәр иткән идек инде. Бу афәт Югары Ослан районында да теркәлгән. Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе мтабугат үзәге хәбәр иткәнчә, Сергей Пашковның крестьян-фермер хуҗалыгы территориясендә үлгән өч баш дуңгызның материал пробаларында шул авыру ачыкланган.37100
-
11 август 2022 - 19:00Кеше сүзе дип 8 ел түздем... Сул колак менә инде еллар буе юк-юк та гел кызыша – кемдер минем хакта ялган сөйли. Халык ырымнары шулай ди: уң колак кызышса – мактыйлар, сулы яна икән – ялган сөйлиләр.36200
-
10 август 2022 - 15:29Багышта яшәүче Гайнелҗиһан әби Нигъмәтҗанова Ил башлыгының котлау Хатын алды Акъәби 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.35100
-
12 август 2022 - 13:00Баш-аягым белән өйләнгән иргә гашыйк булдым Эштәге бер ир-егеткә гашыйк булдым. Һәр яңа көн минем өчен сынау. Аның белән дә, аннан башка да булмый. Ул өйләнгән. Менә шул мине андый-мондый гамәлдән тыя да инде. Дөрес, эштә уен-көлке белән төрлесен сөйләшәбез, ләкин аннан ары кергән юк.32700
-
10 август 2022 - 04:55Бүген Татарстанда 33 градус эссе булачак 10 август көнне алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.32500
-
11 август 2022 - 18:00Элвин Грейдан көтелмәгән яңалык Радик Юлъякшин үзенең милли сәхнәдән китүе һәм тиздән Мәскәүгә күченүе турында хәбәр иткән.31700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Апастово-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73779 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хилавиева Гюзель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66. Электронная почта редакции: yolduzz@mail.ru, также на эту электронную почту можете отправить сообщения о фактах коррупции.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика