Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Урта Балтай мәктәбе директоры Резедә Сәлахова “Гаилә архивын тапшыр“ республика бәйгесе җиңүчесе

    Урта Балтай мәктәбе директоры Резедә Сәлахова Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты оештырган республикакүләм бәйгедә катнашты.

    (13 август, “Апастово-информ“).


    “Гаилә архивын тапшыр“ бәйгесенә 40ка якын эш килгән. Резедә Салахова беренче урынга лаек булган.
    “Кадерле әтиебез, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Мәхмүт Сәлахов турында документларны тәртипкә китереп, китап ясап, видеоязмалар төшереп җибәрдем. Татарстан Республикасының үсешенә зур өлеш керткән, бигрәк тә Апас районы үсешендә зур роле булган мәртәбәле шәхеснең эше игътибарга лаек“, – диде Резедә Сәлахова.
    Тырышлык бушка китмәгән. Бәйгегә юлланган эш югары бәя алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: