Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Ут эченнән өч хатын-кыз һәм биш баланы коткарганнар

    Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Казанның Р.Зорге урамы 31 нче йорттагы фатирдан 8 кешене ут эченнән алып чыккан. Янгын турындагы хәбәр коткару хезмәтенә кичә 18:12 сәгатьтә килеп ирешкән. Янгын сүндерүчеләр тиешле урынга 3 минут эчендә килеп җитә. Ул арада ут 15 квадрат метр мәйданны камап алган була инде. Коткаручылар...

    Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Казанның Р.Зорге урамы 31 нче йорттагы фатирдан 8 кешене ут эченнән алып чыккан.

    Янгын турындагы хәбәр коткару хезмәтенә кичә 18:12 сәгатьтә килеп ирешкән. Янгын сүндерүчеләр тиешле урынга 3 минут эчендә килеп җитә. Ул арада ут 15 квадрат метр мәйданны камап алган була инде. Коткаручылар 42, 39 һәм 34 яшьлек өч хатын-кызны табып ала. Алар төтенгә исенә агуланган була. Төтенгә күмелгән бүлмәдән 5 бала да чыгарылган.

    Моннан тыш башка фатирларда яшәүче 30 кешене дә эвакуацияләргә туры килгән. Янгын 18:32 сәгатькә сүндерелгән.

    Чыганак: intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: