Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Ут эченнән дә исән-сау кайтырга насыйп булды

    Чирмешән авылында яшәүче Марсель абый Зыятдинов армиягә киткәнче үк “ЗИЛ“ һәм “КамАЗ“ машиналарын иярли.

    Яз айларында, урып-җыю вакытында комбайнда эшли. 1987 елның октябрендә армия сафларына алына. Казаннан ул турыдан-туры Кавказга Степонокерт шәһәренә эләгә. Анда дүрт ай дәвамныда йөк машиналарын йөртергә укыталар. Шуннан Әфганстанга җибәрелә. Анда сигез ай дәвамында Кабул шәһәрендә хезмәт итә. ––Каты яраланып Ташкент шәһәренә госпитальгә яттым. Бу вакытта үземнән бигрәк якыннарым өчен борчылдым. Ут эченнән дә исән-сау кайтырга насыйп булды. Хәрби антыбызга тургы булдык. Гаскәрләрнең чыгу вакытына туры килдем мин, – ди ул.
    Сугыштан яраланып кайтса да, Марсель абый төшенкелеккә бирелми. Туган авылына кайтып, озак еллар шофер булып эшли.

    #НашиЗащитники
    #апастовоинформ
    #скажиспасиболично
    #помнимСвоихГероев

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: