Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Уяу булыйк, бердәм булыйк!

    -Дөнья болгана болгатучылары булганда,-ди район антитеррор комиссиясе секретаре Илдар Усманов.-Россия төбәкләрендә, Франция, Бельгия кебек Европа илләрендә, Сирия, Пакитсан-Әфганстандагы террорлык гамәлләре һәрберебезгә шом сала. Апаста бу хәлләр булмас, читләтеп үтәр дип кем әйтә ала бүген?.. Менә шуларны күздә тотып һәм бу афәтне булдырмас өчен район антитеррор комиссиясенең ел башыннан 2 утырышы,...

    -Дөнья болгана болгатучылары булганда,-ди район антитеррор комиссиясе секретаре Илдар Усманов.-Россия төбәкләрендә, Франция, Бельгия кебек Европа илләрендә, Сирия, Пакитсан-Әфганстандагы террорлык гамәлләре һәрберебезгә шом сала. Апаста бу хәлләр булмас, читләтеп үтәр дип кем әйтә ала бүген?..

    Менә шуларны күздә тотып һәм бу афәтне булдырмас өчен район антитеррор комиссиясенең ел башыннан 2 утырышы, укулар үткәрелде. Беррәттән хәрби исәпкә кую, мобилизация, хәрби хезмәткә чакыру, запастагы хәрбиләрне яңабаштан барлап чыгу кебек зур чаралар, штаб өйрәнүләре уздырылды. Авыллар, район үзәгендәге гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очрагында халыкны кисәтү чараларына инвентаризация үткәрелде.

    -Быел үзара салым акчаларының шактый өлешен авыллардагы артезиан су насослары, су манаралары төзеклегенә, бу территорияне саклык коймалары белән тотып алуга куллану эш планына кертелде,-ди комиссия секретаре.- Алар тирәсе быел үзәкләштерелгән тәртиптә биек һәм чәнечкеле чыбык белән әйләндереп алынырга тиеш. Авылларда мәгълүмат такталары, кеше күп була торган урыннарда кисәтү-аңлату стендлары булуына да игътибар арттырылды. Аерым типлы бина-корылмаларда элемтә, янгын-сак автомат сигнализациясе төзеклеген дә тикшереп чыгачакбыз. Авыл җирлекләре башлыкларына таләпләр катгыйлана. Кеше күп була торган һәм җитештерү объектларында, күп фатирлы йортларда, ашлама складларында милекченең кемлегенә карамастан сак-каравыл хезмәте, территориянең, урамнарның кичләрен яктыртуга игътибар көчәя. Үзара салым акчаларнына һәм бюджет акчаларына урам ут линияләре, яктырткычларга реконструкция үткәрү дә районда антитеррористик кисәтү чараларының бер өлеше дип кабул ителсен иде. Чит-ят кешеләр, хуҗасыз машина, шикле әйберләргә юлыккан очракларда югалып калмагыз, тиешле органнарга (полиция-ФСБ), участок инспекторларына хәбәр итегез. Сакланганны гына саклармын, -дигән халык мәкален онытмасагыз иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: