Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Вакцина салдырганда антитәнчекләр тикшерү соралмый

    Коронавирус белән авыргач ук, прививка салдыруның кирәге зур түгел. Чөнки, иммунитет инде формалашкан. 6-8 ай үткәч прививка ясату нәтиҗәле булыр.

    (12 гыйнвар, “Апастово-информ”).


    “Элек, вакцинация ясату алдыннан, коронавируска антитәнчекләр тикшертү сорала иде. Хәзер эш гадиләште”, - дип сөйли Татарстан Сәламәтлек Саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев.
    Хәзер инде, прививка ясату алдыннан, табиб синең хәлеңне сораша, тиешле тикшерүләр үткәрә, тик антитәнчекләр карау хәзер кирәкми. Әгәр инде, сәламәтлек буенча вакцина ясарга ярый икән, тиешле көнгә һәм сәгатькә сине чакырачаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: