Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Вакытлыча гына түзегез, без ремонтка ябылдык

Яңа ел каникуллары көннәрендә Апасның "Салават күпере" балалар бакчасында зур ремонт эшләре башланды. Ике катлы бинаның түбәсе былтыр алыштырылган иде. Бу юлы барлык тәрәзә-ишекләр, эчке коммуникация челтәрләре яңартыла. Ремонт чорында быел бирегә йөрүче балалар Свияжский бистәсендә шулай ук Президент программасы белән яңа төзелгән "Ләйсән" балалар бакчасына йөреп торачак. Зур ремонт...

Яңа ел каникуллары көннәрендә Апасның "Салават күпере" балалар бакчасында зур ремонт эшләре башланды. Ике катлы бинаның түбәсе былтыр алыштырылган иде. Бу юлы барлык тәрәзә-ишекләр, эчке коммуникация челтәрләре яңартыла. Ремонт чорында быел бирегә йөрүче балалар Свияжский бистәсендә шулай ук Президент программасы белән яңа төзелгән "Ләйсән" балалар бакчасына йөреп торачак. Зур ремонт башланганчы әти-әниләр белән җыелышлар үткәрелде һәм вакытлыча кыенлыкларга сабыр булырга өндәделәр. Шушындый ук күләмле ремонт эшләре Апасның "Кояшкай" балалар бакчасында да көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев