Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Ветераннарга кадер-хөрмәт

    "Безнең кадерле ветеран" проекты кысаларында шифаханәләрдә сугыш ветераннары өчен уңайлы шартлар тудырылган палаталар булдыру бурычы куелган иде. Район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә шундый ике палатада ветераннар дәва ала инде. Биредә алар өчен барлык шартлар да булдырылган. Палатада телевизор, суыткыч, чәйнек һәм башка кирәк-яраклар бар. Заманча юыну кабинасы, бәдрәф эшли. -...

    "Безнең кадерле ветеран" проекты кысаларында шифаханәләрдә сугыш ветераннары өчен уңайлы шартлар тудырылган палаталар булдыру бурычы куелган иде. Район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә шундый ике палатада ветераннар дәва ала инде.

    Биредә алар өчен барлык шартлар да булдырылган. Палатада телевизор, суыткыч, чәйнек һәм башка кирәк-яраклар бар. Заманча юыну кабинасы, бәдрәф эшли.

    - Биредәге уңайлылыкларның күбесе хәйриячеләр ярдәме белән эшләнде. Бу көннәрдә тәрәзәләргә жалюзи куелачак, персоналны чакыру кнопкасы, телефон да урнаштырылачак. Дәва алган өлкәннәр биредәге шартлардан канәгать, - ди баш табиб урынбасары Талия Сафиуллина.

    Хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Наилә Шиһабиева һәр палата, биредәге шартлар белән сөенеп таныштырып йөрде. "Хөрмәткә бик лаек алар, кадерләнеп кенә яшәсеннәр иде", - диде.

    Бу көннәрдә үзәк хастаханәдә тулы куәтенә ремонт бара. Сугыш ветераннары өчен терапия бүлегендә дә махсус палата эшләнәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: