“Хезмәтемне чын күңелдән башкарам“
Свияжный бистәсендә яшәүче Динә Мөхәммәтҗанованың балачак хыялы тормышка ашкан. Ул инде 38 елдан бирле шәфкать туташы булып эшли.
–Буа районы Атабай-Әнкәбә авылында туып-үстем. Авылда шәфкать туташы булып эшләүче Динә апага кызыга идем. Ак халат киеп авылдашларга ярдәм итүенә сокландым. Булачак һөнәремә дә юнәлеш бирде. Адашлар да, хезмәттәшләр дә булдык, – ди ул.
Динә апа хезмәт юлын 1984 елда травматология институтында башлап җибәрә. Биредә 10 ел эшләгәч, район үзәк хастаханәсенә кайта. Иң элек реанимация бүлегендә шәфкать туташы була ул. Хәзерге вакытта эндоскопия бүлмәсендә шәфкать туташы вазифаларын башкара.
–Кая гына эшләсәм дә авырлыгын тоймыйм. Чөнки һөнәремне яратып, хезмәтемне чын күңелдән башкарам, – ди Динә апа.
Һәрчак сабыр, тыйнак, җайлап кына эндәшүче, хәлеңә керүче Динә Мөхәммәтҗанова турында хастаханәгә килгән авырулар да, хезмәттәшләре дә һәрчак уңай фикердә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев