Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Яңа стадионда беренче турнир

    ТАССР оешуның 100 еллыгы, Апасның - 90 еллыгы уңаеннан яңа, заманча корылган спорт мәйданында футбол уеннары булып узды.

    (25 июль, Ландыш Гайнуллина,“Апастово-информ”).


    Уеннарда спорт мәктәбенә йөрүче балалар һәм студентларның “Аякс” командасы, юл идарәсенең “Барс” командасы һәм “Апас” яшьләр командасы катнашты. Алар өч сәгатькә барган уеннарда уйнап, стадионны гөр китерделәр. Нәтиҗәдә “Аякс” - 1нче, “Барс” -2нче, “Апас” -3нче урыннарга чыкты.
    Өч командага да Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: