Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Яңа юлдан гади халык нәрсә отар?

    Табигатьне саклау буенча чаралар халыкны аеруча кызыксындыра.

    (17 октябрь, “Апастово-информ”).


    Лаеш районында халык белән очрашу вакытында әйткән тәкъдимнәр барысы да теркәп алынды. Халыкның үз вәкилләре дә махсус эшче төркемгә кертелде.
    Халыкны аеруча табигатьне саклап калу мәсьәләләре кызыксындыра иде. Шуңа күрә, эшче төркемгә кергән гади халык вәкилләре белән даими элемтә булачак.
    “Эшче төркем һәр эшне ачык итеп, киңәшеп, аңлашып эшләүне күз алдында тота”, - диде юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Фәрит Хәнифов.
    Халык вәкилләре белән фикерләшүне ачыктан-ачык оештыру бу якларда яшәүчеләрдә уңай тәэсир калдыра. Алар юлның экологиягә дә, хайваннар дөньясына да зыян китермәячәгенә ышаныч белдерәләр. Ә хөкүмәт вәкилләре бу уңайдан күрелә торган чаралар турында халык белән очрашуларда үтемле итеп аңлаталар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: