Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Якты юллы Апас-Каратун арасы

    Апас башкарма комитеты илкүләм юл хәрәкәте иминлеге дәүләт программасында катнашып, чираттагы финанс ярдәме алды. Шул акчаларга Зөя күпереннән Дәүләки тимер юл кичүенә кадәр якынча 10 километрлык бик заманча юл яктыртычлар монтажлану эшләре башланды. Яктылык диодлы ун яктырткыч элеккеге типлы люминисцет-колбалы бер лампочка яккан күләмдә электр энергиясе "ашый", яктырту дәрәҗәсе, кулланыш...

    Апас башкарма комитеты илкүләм юл хәрәкәте иминлеге дәүләт программасында катнашып, чираттагы финанс ярдәме алды. Шул акчаларга Зөя күпереннән Дәүләки тимер юл кичүенә кадәр якынча 10 километрлык бик заманча юл яктыртычлар монтажлану эшләре башланды. Яктылык диодлы ун яктырткыч элеккеге типлы люминисцет-колбалы бер лампочка яккан күләмдә электр энергиясе "ашый", яктырту дәрәҗәсе, кулланыш вакыты да ун тапкырга артык,-диләр белгечләр. Яктылык диодлы 150 яктырткыч тимер багана ике ел элек Апасның әйләнеш юлына монтажланган иде инде. Район үзәге эчендәге урам утлары да шундыйларга алыштырылды. Барлык 22 авыл җирлекләрендәге урам утлары да шулай яңартыла, плафоннар саны 1 меңгә якын. Хәзер бу яктырткычларга ут җир асты кабеленнән килә. Юл-тыкрыклар, башка җир асты коммуникацияләре булган җирләрдә горизонталь бораулау кулланыла. Бүгенгә җир астыннан бораулап тишелгән траншеяларның гомуми озынлыгы 10 километр чамасы тәшкил итә.

    Зөя күпере-Каратун арасында районның үз резервлары хисабына моннан биш ел элек монтажланган яктырту системасы сүтелеп, башка ихтыяҗларга юнәлтеләчәк,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: