Апастово-информ
  • Рус Тат
  • “Якыныңа “Йолдыз” бүләк ит!” акциясе дәвам итә

    Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина әтисен райондагы тормыш белән таныштырып барырга тели.

    (17 май, Ландыш Гайнуллина, Апастово-информ”).


    Рәүхәт абый озак еллар районыбызда эшләп, зур хөрмәт яулаган шәхес. Ул зур колхоз мәктәбен үткән кеше. Апаста җитәкче урыннарда эшләгәндә дә, олыгайгач та, апаслылар алдында абруе һәрчак зур булды. Тормыш иптәше Дания апа белән матур гомер иттеләр алар. Бик тә ачык күңелле Дания апага да Рәүхәт абый ныклы терәк була белде. Дания апа үзе дә 47 ел дәвамында сату эшендә булып, район халкын кирәкле товар белән тәмин итте. Киң күңелле, ярдәмчел, бик хөрмәтле булып яшәде. Бүген Рәүхәт абый кызы, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Рәүхәтовна тәрбиясендә.


    Районда барган бөтен үзгәрешләр, яңалыклар белән танышып барырга яратучы әтисенә Луиза Рәүхәтовна “Йолдыз” газетасына подписка бүләк итте.


    “Үзем районыбыз гәҗитен, сайтта чыккан язмалар белән көндәлек танышып барам. Әтиемнең дә районда барган үзгәрешләр белән хәбәрдар булуын телим”, - ди ул.


    Бу матур акциягә районыбызның бик күп кешеләре катнашып, якыннарын сөендерер дип ышанабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: