Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ялгыз тәкәрлек” татар киносын Апасның Борнаш, Әлмәндәр авыллары күлләре буенда төшерделәр

Моннан 15 еллар элек тамашачылар арасында бик популярлык казанган шул исемдәге нәфис телевизион фильмны Апас районы территориясендә төшерделәр. Дәвеш янындагы Кыз, Каравыл таулары, Зөя ярлары да берничә татар фильмын төшергәндә бик матур табигый декорация буларак кулланылды. Районыбызда туып-үскән артистларыбыз катнашында төшерелгән бу фильмнар тагын да булачак әле. Апастан Илдус Абдрахманов,...

Моннан 15 еллар элек тамашачылар арасында бик популярлык казанган шул исемдәге нәфис телевизион фильмны Апас районы территориясендә төшерделәр. Дәвеш янындагы Кыз, Каравыл таулары, Зөя ярлары да берничә татар фильмын төшергәндә бик матур табигый декорация буларак кулланылды. Районыбызда туып-үскән артистларыбыз катнашында төшерелгән бу фильмнар тагын да булачак әле. Апастан Илдус Абдрахманов, Дәвеш кызы Илсөя Гайнуллина, район кияве Рамил Төхвәтуллин, Балтайдан Люция Галләмова, Биябаштан Илнар Сәйфиев, Үтәмештән Әмир Камалиев, чыгышы Апас белән бәйле Резеда Төхвәтуллина кебек сәхнә "йолдызларыбыз" белән без бүген бик хаклы горурланабыз. Татарстан Хөкүмәте йортында мәдәният министры Айрат Сибагатуллин үткәргән "Татар киносы-2017" фестиваль-конкурсына багышланган брифингта әнә шулай дип белдерделәр.
Иң яхшы дип табылган фильмнарга махсус премия-Грантлар да тапшырылачак. Фестивальгә сайлап алынган татар киноларын "Родина", "Корстон" кино залларында күрсәтәчәкләр. Керү-ирекле. Бу фестивальдә апаслылар да катнашачак, дип көтелә.
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев