Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Янгелде авылы фермеры Илһам Баһавиевка Украинадан күптән көтелгән хат килгән

    Яшьлек елларында СССР Хәрби Көчләренең Көнбатыш группасы, ГДР да хезмәт итүче чордашларын барлап, 5 ел элек районара җәмәгать оешмасына нигез салган Илһам Баһавиевка Украинаның Луганск халык республикасы, Лутуганск районы башлыгы Е.Н. Бондарь исеменнән рәсми хат килде.

    Анда Илһам Баһавиевның әтисенең бертуганы, 1924 елда туган Гайфетдин Шиһап улы Багавиевның (фронт документларында Багаев дип теркәлгән) 1943 елда Лутуганск районын фашист илбасарларыннан азат итү өчен канкойгыч бәрелешләрнең берсендә батырларча һәлак булуы турында хәбәр ителә һәм татар каһарманының Лутуганск районының шәһәр тибындагы Челюскинең бистәсендәге туганнар каберлегенә җирләнгәне әйтелгән. Мәгьлүматлар фотолар белән расланган.

    -Ватанпарвәрлек гаиләдән, мәктәп елларыннан ук башлана ул,-ди запастагы сержант Илһам Баһавиев. – Сугышта югалган Гайфетдин абыйның язмышын белү теләге белән берничә ел рәттән район, Татарстан хәрби комиссариатлары, хәрби архивларга мөрәҗәгать иттем. Ниһаять, эзләнүләрем, тырышлыгым бушка китмәде, гаиләм, нәселем алдындагы бурычымны намус белән үти алдым һәм моның белән бик тә горурланам. Быел, урак эшләрен төгәлләгәч, гаиләм һәм дусларым белән әтинең абыйсы каберенә зыярәт кылырга уйлап торам…

    Илһам моннан тыш та авылдашлары алдында мактаулы шәхес. Туганнары, авылдашлары белән бергәләп ул авыл зиратын пөхтәләү, мәчет салу эшендә башлап йөрде. Тиздән бу  яңа мәчетне ачу тантанасы көтелә. Апаста 3 ел элек ГСВГ гаскәрләре истәлеген гәүдәләндерүче обелиск-һәйкәл сафка басу шулай ук аның шәхси һәм дусларының уртак тырышлыгы нәтиҗәсе.  Авыл уртасында узган ел төзелгән Батырлар Мемориалы да-аның казанышы һәм чираттагы изге, саваплы эше үрнәге. Мемориалда Янгелде авылында туып-үскән Советлар Союзы Герое Салават Кәримов портреты да урнаштырылган.

    -Туган җиремдә газиз илем, халкыма хезмәт итү минем өчен бер бәхетләрнең берсе,-ди ул.

    Аның тырышлыгы белән “ГСВГ“ районара иҗтимагый оешмасының истәлек китабы чыгарылды. Сатмыш мәктәбендә оешманың штабы һәм музее урнашты. Бу ай ахырына ул һәм аның хезмәттәш дуслары Казан танк училищесына зур хәрби-патриотик чарага чакыру алды. Экскурсиягә район мәктәпләре укучылары, “Юнармеец“, “Форпост“, “Булачак Ватан сакчылары, “Яшь десантчы“ кебек балалар, яшьләр клубларында шөгылләнүче яшүсмерләрне дә алып бару ниятләре бар.

    Илһам Баһавиев һәм аның дусларын берләштергән бу оешмада хәзер 200 гә якын кичәге солдат исәпләнә. Алар сафы арта бара. Оешманың үз Уставы, хәрби киеме һәм Байрагы да бар. Бик күпләр бу Россиякүләм оешманың Диплом-Грамоталары, истәлек медальләре белән бүләкләнде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: