Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Янгын күзәтчелеге бүлегеннән хәбәр итүләренчә, соңгы көннәрдә районда бер янгын очрагы теркәлгән

    25нче июль көнне көндезге икенче яртыда янгын сүндерү бүлегенә Коштавылында мунча януы турында хәбәр керә. Тикшерү барышында янгынның балалар шуклыгы аркасында килеп чыгуы ачыклана. Дәү әнисенә кунакка кайткан оныгы мунча янына чүп-чар җыеп учак яга. Шуннан мунчага ут каба. Янгын сүндерүчеләр вакытында килеп утны иярлиләр. - Балаларыгызны, кунакка кайткан оныкларыгызны...

    25нче июль көнне көндезге икенче яртыда янгын сүндерү бүлегенә Коштавылында мунча януы турында хәбәр керә. Тикшерү барышында янгынның балалар шуклыгы аркасында килеп чыгуы ачыклана. Дәү әнисенә кунакка кайткан оныгы мунча янына чүп-чар җыеп учак яга. Шуннан мунчага ут каба. Янгын сүндерүчеләр вакытында килеп утны иярлиләр.

    - Балаларыгызны, кунакка кайткан оныкларыгызны күз алдыннан югалтмагыз. Шырпыларны һәм башка янгын чыгу куркынычы булган әйберләрне ераграк җыеп торсагыз иде. Соңгы арада күп очраклар балалар шуклыгыннан килеп чыга. Әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләр игътибарлы булсыннар иде, - ди дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.

    Янгын чыгу очракларында 01, 112 телефон номерларын җыегыз.Сак булырга онытмыйк!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: