Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Янгыннан зыян күргән гаилә рәхмәтен белдерә

    Рәхмәт сүзе Бәла агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри, диләр. 8 июль көнне Карамасарда йортыбыз, мал-мөлкәтебез янды. Без, ирем Илсур, мин, улым Илнур, өчебез дә инвалид, урамда калдык. Кайгы-хәсрәтебезнең иге-чиге юк иде. Тирә-юнебездә шулкадәр игелекле, ярдәмчел кешеләр бар икән бит! Район башлыгы Рәшид Нәҗибовичка, җирле үзидарәгә, үзем сыер савучы булып...

    Рәхмәт сүзе

    Бәла агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри, диләр. 8 июль көнне Карамасарда йортыбыз, мал-мөлкәтебез янды. Без, ирем Илсур, мин, улым Илнур, өчебез дә инвалид, урамда калдык. Кайгы-хәсрәтебезнең иге-чиге юк иде.

    Тирә-юнебездә шулкадәр игелекле, ярдәмчел кешеләр бар икән бит! Район башлыгы Рәшид Нәҗибовичка, җирле үзидарәгә, үзем сыер савучы булып эшләгән СХП «Свияга» берләшмәсенә-җитәкчесе Марат Мансуровичка, янгын сүндерүчеләргә, Госстрах агентлыгына, мәчетләргә, районыбызда ярдәм кулы сузган барлык оешмаларга, хезмәт коллективларына, фитыр сәдакасын атап безгә биргән барлык туганнарга, күршеләргә, авылдашларга, төрле авылдан ярдәм юллаган барлык кешеләргә олы рәхмәтем барып ирешсен иде.

    Ләкин ирем Илсурның янгын хәсрәтеннән авыруы көчәеп, ул вафат булды шул.

    Хөрмәтле туганнар, авылдашлар, райондашлар! Иремнең кырыгын, илле берен, Сезнең ярдәм белән, үз нигезебездә, яңа өлгертелгән җылы, якты өебездә үткәрергә насыйп булды.

    Барыбызга да тынычлыкта, кайгы-хәсрәтсез яшәргә насыйп булсын!

    Гыймадиева Диләрә

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: