Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Яр Чаллыда югалган чаңгычы үле килеш табылган

    Яр Чаллы шәһәренең 50нче комплексында яшәүче ир-ат якшәмбе, 15 ноябрь көнне, чаңгы шуарга чыгып киткән җиреннән өенә кире әйләнеп кайтмый. Төшке аш вакытында туганнары аның белән телефоннан сөйләшкән, шуннан соң ул телефонга җавап бирми башлаган. Аптырагач, туганнары коткаручыларга мөрәҗәгать иткәннәр. Ир-атны төне буе эзләгәннәр. Аның үле гәүдәсен Яр Чаллы шәһәренең...

    Яр Чаллы шәһәренең 50нче комплексында яшәүче ир-ат якшәмбе, 15 ноябрь көнне, чаңгы шуарга чыгып киткән җиреннән өенә кире әйләнеп кайтмый.
    Төшке аш вакытында туганнары аның белән телефоннан сөйләшкән, шуннан соң ул телефонга җавап бирми башлаган. Аптырагач, туганнары коткаручыларга мөрәҗәгать иткәннәр. Ир-атны төне буе эзләгәннәр. Аның үле гәүдәсен Яр Чаллы шәһәренең Боровицкий урманында чаңгы юлына егылган хәлдә табып алалар. Судмедэкспертлар аның ни сәбәпле үлүен ачыклаганнар. "Челнинские известия"гә алар ир-атның йөрәк авыруы белән авырганлыгы һәм шул сәбәпле вафат булганлыгы хакында белдергәннәр.

    Чыганак:www.chelny-izvest.ru.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: