Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Яраткан җырчыларыбыз Нигъмәтуллиннар әниләрен югалткан

    Абыйлы-сеңелле җырчылар Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннарның әнисе Флера ханымның яман шеш белән авыруы турында язганнар иде. Ваемсыз авыру кичә сәгать 10:30 61 яшен тутырган да Флера ханымны арабыздан алып китте. Моңарчы без Дилә Нигъмәтуллина intertat.ru электрон газетага ачыктан-ачык әнисенең яман шеш белән авыруын, кулларыннан килгән кадәр аның исәнлеге өчен тырышулары...

    Абыйлы-сеңелле җырчылар Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннарның әнисе Флера ханымның яман шеш белән авыруы турында язганнар иде. Ваемсыз авыру кичә сәгать 10:30 61 яшен тутырган да Флера ханымны арабыздан алып китте. Моңарчы без Дилә Нигъмәтуллина intertat.ru электрон газетага ачыктан-ачык әнисенең яман шеш белән авыруын, кулларыннан килгән кадәр аның исәнлеге өчен тырышулары хакында сөйләгән иде. Бу кайгылы хәбәр белән Дилә Нигъмәтуллина "Instagram" битендә уртаклашкан. АндаДиләнең әнисе белән бергә төшкән фотосүрәт һәм түбәндәге язма урнаштырылган:

    "Бу авыр чирне җиңеп чыгарбыз дип өметләндем. Әнием тормышны бик яратты. Аның елмаюыннан бар әйләнә-тирә яктыра иде. Юмор хисле булды. Үләренә соңгы көннәр калып барганда да, безнең күңелне күтәрергә тырышты. Аның нинди укытучы, нинди мөдир булуын әйтеп тә торасы юк. Белем бирүгә күпме энергиясен, көчен түкте. Көчле рухлы һәм бик оптимист кеше иде. Әниемне бөтенесе дә ярата иде. Без аның соңгы сулышына кадәр исәнлеге өчен көрәштек. Яшәгән һәр көне безнең өчен бер җиңү иде. Әмма... Аллаһы Тәгалә аны алды. Кадерлем, син безнең йөрәктә мәңгегә калачаксың. Урының оҗмахта булсын..."

    Бик зур югалту! Дилә һәм Булатка, гаиләләренә, якыннанрына Ходай сабырлык бирсен! Флера ханымның урыны җәннәттә булсын!

    Чыганак:http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/43295-dilә-һәm-bulat-nigmәtullinnar-әnilәren-yugalttyi.html

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: