Апастово-информ
  • Рус Тат
  • “Ярдәм янәшә” акциясе халыкны сөендерә

    Бүген ярдәмчел кешеләр тарафыннан оештырылган, Президентыбыз хуплаган, районыбыз башлыгы башлап йөргән әлеге игелекле акция кысаларында, 283 азык-төлек тартмасы дүртенче мәртәбә районыбызга килеп җитте.

    (28 июнь, Ландыш Гайнуллина, "Апастово-информ").


    Илебездәге вирус белән бәйле вәзгыять чорында, аеруча катлаулы хәлдә калган, мохтаҗ гаиләләргә таратылды бу күчтәнәчләр. Гадәттәгечә, районыбыз оешмалары хезмәткәрләре, волонтерлар зур йөкле машинаны иртәнге яктан ук каршы алдылар. Аннары күчтәнәчле тартмаларны чылбыр рәвешендә тезелеп, бушатып, бер тәртипкә өеп тә куйдылар.

    Әнәле авылында яшәүче Зариповлар гаиләсе 4 бала тәрбияләп үстергән. Өч кызы тормышта. Кечкенә уллары Дамир Тәтеш шәһәренең Кадет мәктәбендә белем һәм тәрбия ала. Аңа кадәр Апас урта мәктәбендә укыган.

    “Безне кайгыртучыларның барысына да чын йөрәктән рәхмәт. Ил-көннәребез тыныч булсын, исәнлектән Ходай аермасын иде”, - дип сөенеп, теләкләрен теләде хуҗабикә Миләүшә Зарипова.
    Бүген күчтәнәч тартмаларны алучы һәркем канәгатьлеген белдерде. Битараф булмыйча, үзләреннән акчалата өлеш чыгарган барлык игелекле кешеләргә, аларның бу адымын хуплап, үзе дә ярдәм күрсәткән Президентыбызга һәм бу акцияне безнен районда кин таратуга тырышып йөргән районыбыз башлыгына һәркем олы рәхмәтен әйтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: