Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яшь юл сакчылары “Яшь инспекторлар куркынычсызлык сагында“ акциясенә кушылды

6 март “Яшь юл инспекторлары“ отряды оешкан көн. Ул беренче тапкыр моннан 48 ел элек, 1973 елда эшли башлаган.

(6 март, “Апастово-информ“).


Әлеге көн уңаеннан, Апас урта мәктәбенең яшь юл сакчылары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә юлларга чыгып, шоферлар белән очрашты. Әлеге чарада “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсе Буа бүлегенең әйдәп баручы белгече Сиринә Мурзакова да катнашты.

Укучылар шоферларга белешмәлекләр таратты, юлларда сак булырга өндәде. Үзләренә дә яктылыкны кире кайтаручы түштамгалар бүләк ителде.

“Яшь буын иминлек, юллардагы куркынычсызлыкны тәэмин итүдә үз өлешен кертә. Тиздән бит алар да руль артына утырачак. Кагыйдәләрне белеп үсәләр“, – диде Сиринә Мурзакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев