Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Яшел Үзән юлында һәлакәт: кеше гомере өзелгән

    Беренчел фаразлар буенча, һәлакәт "Ауди" машинасы белән идарә итүче 51 яшьлек йөртүченең тизлек арттырып, каршы як хәрәкәт полосасына чыгуы аркасында килеп чыккан. Ул алда баручы ике машинаны узарга булган. Әмма каршы як хәрәкәт полосасында килүче машиналарның тиешле ераклыкта булу-булмавын ачыклап тормаган. Шуның аркасында "Ауди" машинасы каршыга килүче "Тойота Платз" белән...

    Беренчел фаразлар буенча, һәлакәт "Ауди" машинасы белән идарә итүче 51 яшьлек йөртүченең тизлек арттырып, каршы як хәрәкәт полосасына чыгуы аркасында килеп чыккан.

    Ул алда баручы ике машинаны узарга булган. Әмма каршы як хәрәкәт полосасында килүче машиналарның тиешле ераклыкта булу-булмавын ачыклап тормаган. Шуның аркасында "Ауди" машинасы каршыга килүче "Тойота Платз" белән бәрелешә. "Тойота" йөртүчесе, 34 яшьлек Азнакай кешесе урында ук вафат була. Шул ук машинаның 48 яшьлек пассажиры һәм кагыйдә бозган йөртүче Республика клиник хастаханәсенә озатыла.

    Юлларда сак һәм игътибарлырак булсак иде!

    Чыганак: intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: