Яшисе килә...
Алар Ходайның һәр бирмеш көненә рәхмәтле, тормышларыннан канәгать булып, үз дөньяларына чумып яшиләр. Зарланырга да яратмыйлар, чөнки язмышлары белән килешкәннәр инде. Сүзем - Танай Турай авылында гомер кичерүче, мөмкинлекләре чикләнгән абыйлы-энеле, 54 һәм 63 яшьлек Хамис һәм Фәнис Галиевлар турында. Без барганда Хамис абый урамда, каз бәбкәләре саклый иде. Үзе...
Алар Ходайның һәр бирмеш көненә рәхмәтле, тормышларыннан канәгать булып, үз дөньяларына чумып яшиләр. Зарланырга да яратмыйлар, чөнки язмышлары белән килешкәннәр инде. Сүзем - Танай Турай авылында гомер кичерүче, мөмкинлекләре чикләнгән абыйлы-энеле, 54 һәм 63 яшьлек Хамис һәм Фәнис Галиевлар турында. Без барганда Хамис абый урамда, каз бәбкәләре саклый иде. Үзе әйтмешли, "мәңгәвой" коляскасы белән бөтен җиргә җитешә икән. Урам аркылы, каршыларында ук эшләнгән яңа йортлары белән дә "мактанып" алды ул. Авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Хәйруллина йорт белән дә таныштырып: - Быел яңа йортта кыш чыгачаклар алар, вак-төяк эшләре генә калды, - диде. Кызыл кирпечтән җыйнак кына итеп эшләнгән өйгә бик матур тәрәзә пәрдәләре дә эленгән, су кергән, чыккан, бәдрәфе, ваннасы да бар.
Хамис абыйның безне һич кенә дә үз яныннан җибәрәсе килми, сөйләде дә, сөйләде ул. "Үземне белгәннән бирле бәбкә сакладым мин. Яшь чакта "тереләм" дигән өмет яшәтте, хәзер яшәгән саен яшисем килә, колясканы да үземә җайлы итеп көйләттем, инде анысына да 41 ел үтте. Яңа булса әйбәт булыр иде, тик мин теләгәнчә эшләнми шул алар", - дип борчылып алды. Безнең янга әле күптән түгел генә шәһәрдән туганнарын тәрбияләргә кайткан Фәния апа да чыгып сүзгә кушылды, "Фәнисне күрмичә китмәгез инде" дип өйгә чакырды. Бу дөньяда адәм баласы һәрчак нидәндер канәгать түгел. Сау-сәламәт килеш тә һаман нәрсәдер җитми, һаман зарланабыз, чәнти бармагыбыз кәкре булса да төшенкелеккә биреләбез. Хамис абыйдан соң өйгә кереп Фәнис абыйны күргәч, тагын бер "аһ" итеп куясың. Фәнис абый урындыкта да көчкә утырып тора. Шулай балачактан ук мөмкинлекләре чикләнгән аларның. Әниләре гомер буе шушы балалары өчен хәсрәткә батып 16 ел элек, әтиләре 26 ел элек вафат булалар. Энеләре Рәмис 5 ел элек авырып бу якты дөньядан китеп бара. Калган туганнары кайтып-китеп йөриләр икән. Әнә, пенсиягә чыккач Фәния апа аларны тәрбияләргә кайткан. Галиевлар башлангыч белемне алганнар, шуңа төрле газета-журналлар яздырып, укып, һәрнәрсәдән хәбәрдар булып торалар. "Көн үткәне сизелми дә, урамга 15 ел чыкканым юк. Теге малайга (бусы Хамис абый инде) нәрсә аңа, чыга да китә йортны ташлап, миңа барысына да күз-колак булырга кирәк. Хәзер ярый инде, ашарга апа хәзерли. Караучыбыз Фирдания дә бик уңган безнең. Алар гаиләсе безне кеше арасына чыгарды да инде", - дип эчен бушатты Фәнис абый. Элеккеләрне дә яхшы белә, хәтерли икән алар. "Берәр нәрсәне сорашырга кирәк булса әти дә гел аларга килә", - ди җирлек башлыгы Ләйсән Хәйруллина. Тирә-күршеләре, авылдашлары да өзелми алардан, хәл белеп торалар. Район башлыгы тәкъдиме белән асфальт юл да салынган. Хамис абый коляскасы белән тигез юлдан урамнарны да әйләнеп кайта икән.
Хамис һәм Фәнис абыйлар белән сөйләшкәндә артык сораулар бирмәскә тырыштым. "Яшисе килә!" дигән сүзләреннән барысы да аңлашыла бит инде. Җиргә ике аягың белән басып яки бер адым булса да атлау бәхетеннән мәхрүм булган, күңел моңнары түгеләм-түгеләм дип торган, язмыш сынавына бирешмичә яшәргә җан талашкан бу ир-атларны күпләргә гыйбрәт итеп күрсәтәсе килә...
Гөлзада Гатауллина. Автор фотолары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 16:59“Солысы да пешсен, печән-саламы да булсын, терлек саф һавада да йөрсен”, - диләр белгечләр Кече Бакырчы, Олы Бакырчы һәм Тәүгелде авыллары хезмәтчәннәре терлекчелек өлкәсендә үрнәк күрсәтә.10300
-
22 гыйнвар 2021 - 14:05Борнашлылар Кыш бабай белән кич утырган Борнаш авылында үзенчәлекле кыш бәйрәме узган.14100
-
22 гыйнвар 2021 - 10:24Сабировлар гаиләсе кичләрен җыр-моңнарга багышлый Җыр-моңга, сәнгатькә гашыйк Сабировлар гаиләсенә сокланмый мөмкин түгел. Әтиләре Фәгыйль абый һәм әниләре Ләйсирә апаның сәхнәгә булган мәхәббәте аларда чагыла.23400
-
22 гыйнвар 2021 - 09:40Бер көндә иң якын 4 кешесен югалткан Альбина Камалова: «Сездән башка ничек яшәргә?» Татарстан елады… Югары Осланда булган фаҗига турында шулай дими ни дисең?! Дүрт газизе бер көнне китеп барган ул гаиләнең тау-тау өелгән ачы хәсрәте бөтен кешегә җитте: йөрәкләр тетрәнде. «Дүртәү бергә әтиебезне каршы ала идек бит», — дип өзгәләнә Илдарның хатыны Альбина.128900
-
22 гыйнвар 2021 - 09:26Каратунда кышкы Сабантуй - хоккей фестивале узачак "Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам" дип исемләнгән Бөтенроссия спорт фестивале 23 гыйнвар көнне, 10.00 сәгатьтә Каратун мәктәбе янәшәсендә үтәчәк.8800
-
22 гыйнвар 2021 - 08:29Апас “Сәләт” балалар иҗаты үзәгендә тәрбия завучларының киңәшмәсе узды Биредә район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары булачак чараларга әзерләнү турында сөйләштеләр.34700
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.110500
-
20 гыйнвар 2021 - 15:54Сигез айлык авыры булган хатын табибларга мөрәҗәгать иткән Авыру хатын ике ай буена реанимациядә яткан. Аннары уянгач, аңа баласының фотосын күрсәткәннәр.83500
-
20 гыйнвар 2021 - 08:02«Татмедиа»ның әдәби кафесында «Ялкын» журналының гыйнвар саны тәкъдим ителде Кичә миллион язылучысы булган татар блогерлары катнашында үтте.13900
-
19 гыйнвар 2021 - 13:17Мендәрдә калган 2,5 см озынлыктагы тегү энәсе бер ир-атның муенына кереп киткән Энә йокы һәм умырткалык артерияләреннән 1-2 мм ераклыктан узган, умыртка миенә 1 мм гына барып җитмәгән58100
-
22 гыйнвар 2021 - 18:31Новости "Апас хәбәрләре " 22.01.2021
-
22 гыйнвар 2021 - 18:31Новости "Апас хәбәрләре " 22.01.2021
-
16 гыйнвар 2021 - 09:09
-
22 гыйнвар 2021 - 14:39Хоккей Федерациясе нәни апаслыларга күңелле бәйрәм бүләк иттеТатарстанның хоккей федерациясе "Әйдә хоккейга" социаль проекты кысаларында спорт чарасы оештырды.7600
-
22 гыйнвар 2021 - 12:49Азат Әхмәдиев – эшмәкәрләрне яклау буенча җәмәгать вәкилеАзат Әхмәдиев – Татарстан Республикасы Президенты каршында оешкан эшмәкәрләрне яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Апас районы буенча җәмәгать вәкиле булып тора.12800
-
22 гыйнвар 2021 - 08:02Район мәктәпләрендә “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“на старт бирелдеБу уңайдан Биеш, Табар Черкене һәм Иске Йомралы мәктәпләрендә укучы балалар бик матур чыгышлар әзерләгәннәр.12600
-
25 февраль 2020 - 15:44В связи со срочностью ПРОДАМ практически даром готовый бизнес кафе - пекарня "Чайхона" , площадь 100 кв м. В помещении кафе соблюдены все условия работы по СанПину. Банкетный зал, уборная для посетителей, огромная кухня- пекарня, хозблок, котельная, комната отдыха персонала, туалет и душ для персонала, отдельный выход и окошко с тортца для удобства продажи выпечки, лепешек, самсы.85400
-
21 февраль 2020 - 15:00В продаже можно найти огромное многообразие теплиц с широким ценовым диапазоном. Но всегда ли цена соответствует предлагаемому качеству?81300
-
22 гыйнвар 2021 - 09:40Бер көндә иң якын 4 кешесен югалткан Альбина Камалова: «Сездән башка ничек яшәргә?» Татарстан елады… Югары Осланда булган фаҗига турында шулай дими ни дисең?! Дүрт газизе бер көнне китеп барган ул гаиләнең тау-тау өелгән ачы хәсрәте бөтен кешегә җитте: йөрәкләр тетрәнде. «Дүртәү бергә әтиебезне каршы ала идек бит», — дип өзгәләнә Илдарның хатыны Альбина.128900
-
19 гыйнвар 2021 - 10:35«Бер көндә әтисен, ирен һәм ике улын югалтты. Беркем беркем белән сөйләшми, елыйлар гына» Югары Ослан районының Пятидворка авылында булган фаҗига күпләрне тетрәндерде. Биредә ике олы кеше, ике бала янып үлде. Соңыннан фаҗигале төстә һәлак булучыларның берсе полиция подколковнигы Илдар Камалов булуы ачыклана. Аңа нибары 37 яшь була. Аның белән бергә хатынының әтисе, 12 һәм 8 яшьлек уллары да харап була.125900
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.110500
-
20 гыйнвар 2021 - 15:54Сигез айлык авыры булган хатын табибларга мөрәҗәгать иткән Авыру хатын ике ай буена реанимациядә яткан. Аннары уянгач, аңа баласының фотосын күрсәткәннәр.83500
-
19 гыйнвар 2021 - 13:17Мендәрдә калган 2,5 см озынлыктагы тегү энәсе бер ир-атның муенына кереп киткән Энә йокы һәм умырткалык артерияләреннән 1-2 мм ераклыктан узган, умыртка миенә 1 мм гына барып җитмәгән58100
-
20 гыйнвар 2021 - 11:24“Төп игътибар - терлекчелек тармагына юнәләчәк” Халык җыеннары Чирмешән, Олы Бакырчы, Урта Балтай, Тутай һәм Кызыл Тау авылларында дәвам итте.45300
-
19 гыйнвар 2021 - 13:36Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре республикада “Иң яхшы юл-патруль хезмәте экипажы” исеменә лаек булды Юл сакчыларына Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе ветераннар Советы тарафыннан вымпел һәм махсус акчалата сертификат тапшырылды.44400
-
19 гыйнвар 2021 - 10:43Татарстанда бер хатын-кыз ике баласын коткару өчен тәрәзәдән сикергән Янгын мәйданы 6 квадрат метр тәшкил иткән.36900
-
22 гыйнвар 2021 - 08:29Апас “Сәләт” балалар иҗаты үзәгендә тәрбия завучларының киңәшмәсе узды Биредә район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары булачак чараларга әзерләнү турында сөйләштеләр.34700
-
21 гыйнвар 2021 - 13:56Апаста коронавирус чиренә каршы вакцинация дәвам итә Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә 70 кеше вакцинаның беренче компонентын алды, 25 райондаш икенче мәртәбә прививка ясатты.34400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Апастово-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73779 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хилавиева Гюзель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66. Электронная почта редакции: yolduzz@mail.ru, также на эту электронную почту можете отправить сообщения о фактах коррупции.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика